ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

18-20 март көннәрендә Сабада, РСФСРнын, Татарстанның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улы истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир узды.

Бу көнне Җирнең бөтен урыннарында (котып өлкәләреннән тыш) көн белән төн озынлыгы тигез диярлек. 

Дәүләт Думасына Мәңгелек утлар өчен түләүсез газ китерүне күздә тоткан закон проекты кертелде.

Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә ун елдан артык элек кертелде. Үзара салым – җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән елга тер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нинди эшләргә тотылачагын җирле халык үзе хәл итә. Ә муниципаль берәмлек башлыгы халык алдында сарыф ителгән һәр тиен өчен исәп тотарга тиеш.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Догазификация программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайнар линия 18 мартта, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында узачак. Республика халкына программаның катнашучысы булырга мөмкин, ул тормышка ашырыла торган принциплар, кем ташламаларга һәм нинди күләмдә исәп тота ала, дип сөйләячәкләр.

Бүген Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Әти-әниләр белән бергә бердәм дәү­ләт имтиханын тапшыру көне” узды. Әлеге сынауда 8 ата-ана катнашты һәм алар математика фәне буенча белемнәрен тикшерделәр. 

Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итә.
 

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс (алга таба – Конкурс) гамәлгә ашырыла.

Оешмалар ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре — 2022»конкурсында катнашу өчен гаризалар бирә башлады. 

Россия Хөкүмәте икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплау буенча тәкъдимнәр әзерләде, Сөт тармагына ярдәм итү чараларын әзерли. Бу хакта вице-премьер Виктория Абрамченко матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 елда Татарстан эшкуарлары бизнесны сертификацияләү, бухгалтерия алып бару, маркетплейсларга чыгу, эшлекле күргәзмәләрдә катнашу өчен түләү, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү»милли проекты кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен хезмәт күрсәтүләр бушлай ала алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International