Марат Солтанов янә чемпион исемен яулады

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

18-20 март көннәрендә Сабада, РСФСРнын, Татарстанның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улы истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир узды.
Әлеге зур чарада бөтен Россиядән тенисчылар көч сынады. Актаныш егете Марат Солтанов финалда Мәскәү егетләрен җиңеп, Казан егете белән парлы беренчелектә Чемпион исемен яуладылар.
Спортчыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов hәм Россия Президенты ярдәмчесе, Россиянең өстәл теннисы Федерациясе рәисе Игорь Левитин котлады.
Маратны җиңү белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International