ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген район башкарма комитеты тарафыннан игълан ителгән “Мин – булачак эшмәкәр” бизнес-идеяләр бәйгесенең 2 этабы узды. Яшь эшмәкәрләр - мәктәп һәм техникум укучылары үзләренең бизнес идеяләре белән уртаклашты. IT юнәлеш буенча идея һәм эшләнмәләр дә тәкъдим ителде. Махсус комиссия тарафыннан 1 этапны узган 17 эш карады.

 Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә

Татарстанда бушлай газлаштыру масштаблы проекты бара - шәхси йортларны газга бушлай тоташтыралар.

Район җирлегендә вазгыятне кай тарафка барганын ачык билгеләгән 25 форма киңәшмәдә бүген, район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында февраль аена нәтиҗә ясалды.

25 мартта 14: 00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайнар линия оештырылачак.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә

Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә

Бүген район терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләре каралды. Алдынгылык символлары булган Ат сыннары "Башак" ҖЧҖенә һәм Әтәс авыл җирлегенә тапшырылды.

Актаныш муниципаль театры 21 март көнне, театрлар айлыгына нәтиҗә ясау уңаеннан, Рабит Батулланың “Шайтан кәмите” пьесасы нигезендә сәхнәләштерелгән «Өйләнәм! Бетте-китте!” комедиясен тәкъдим итте. 
 

Бүген Актанышта театрлар айлыгына нәтиҗә ясалды. Ике ай дәвамында барган мәдәни чарада 38 спектакль тәкъдим ителде, 200 дән артык һәвәскәр артистларыбыз сәхнә тотты. Арада яшьләр булуы үтә дә сөенечле. Әлеге хәрәкәтнең димәк дәвамчылары, киләчәге бар дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International