Актанышта театрлар айлыгына нәтиҗә ясалды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Актанышта театрлар айлыгына нәтиҗә ясалды. Ике ай дәвамында барган мәдәни чарада 38 спектакль тәкъдим ителде, 200 дән артык һәвәскәр артистларыбыз сәхнә тотты. Арада яшьләр булуы үтә дә сөенечле. Әлеге хәрәкәтнең димәк дәвамчылары, киләчәге бар дигән сүз.

Бүген алар, мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчеләр кабат зур сәхнәгә чыгып хөрмәтләнделәр. Район башлыгы Энгель Фәттахов барлык катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде "Үзе бер дөнья, үзе бер могҗиза ул театр дөньясы. Кайсы гына үзешчән драма коллективын алсак та, беренче яки икенче урын дип әйтеп булмый. Һәрберсе үз югарылыгында уйный, сәхнәдә яши дип әйтсәм дә арттыру булмас. Актаныш муниципаль театры инде күптәннән дәүләт статусына лаек коллективларның берсе. Аларга аерым рәхмәт. Киләчәктә югары биеклекләргә ирешеп, республика һәм башка төбәкләрнең алкышларын ишетергә язсын," дип искәртте ул.

Ә нәтиҗәләргә килгәндә, барлык халык театрлары да җиңүче исеменә лаек булды. Ә Гран-При Иске Кормаш халык театрына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International