Бүген район башкарма комитеты тарафыннан игълан ителгән “Мин – булачак эшмәкәр” бизнес-идеяләр бәйгесенең 2 этабы узды. Яшь эшмәкәрләр - мәктәп һәм техникум укучылары үзләренең бизнес идеяләре белән уртаклашты. IT юнәлеш буенча идея һәм эшләнмәләр дә тәкъдим ителде. Махсус комиссия тарафыннан 1 этапны узган 17 эш карады.
Әлеге бәйге, район башлыгы Энгель Фәттахов тарафыннан гамәлгә ашырылган "Киләчәккә адым" проектының бер өлеше булып тора. Кызыклы чарада ул үзе дә катнашты һәм һәр проект белән якыннан танышып барды. "Минем өчен бик мөһим проект. Үсеп килгән буынның потенциалын билгели торган, яңа ачышларга юл салган проектларның берсе ул. Һәр бала һөнәрле булырга тиеш. Ә IT юнәлешнең бүгенге көндә әһәмиятен аңлатып торуның кирәге дә юк. 7-8 сыйныф укучылары бүгенге көндә шундый проектлар тәкъдим итәләр! Шуңа да максатыбыз, яшь талантларыбызны барлау, аларның проектларын чынга ашыруда ярдәм итү", - дип искәртте ул.
Барлык эшләр 29 март көнне "Батыр" спорт сараенда узачак зур күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Ә "Киләчәккә адым" проектына нәтиҗә апрель аеның тәүге көннәрендә ясалачак.