Актанышта догазификация программасы буенча газлаштыруга 118 гариза кергән

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстанда бушлай газлаштыру масштаблы проекты бара - шәхси йортларны газга бушлай тоташтыралар.

Социаль проектта кем катнаша ала?
-Торак йорт һәм җир кишәрлеге булган теләсә кайсы кеше газ үткәрүгә гариза бирә ала. Шул ук вакытта газ шәхси һәм йорт ихтыяҗлары өчен генә кулланылырга тиеш, алар эшкуарлык белән бәйле була алмыйлар.
-Йорт газлаштырылган торак пункт чикләрендә булырга тиеш.

Гаризаны ничек бирергә?
Социаль газлаштыруга гариза бирергә мөмкин:
-Дәүләт хезмәтләре порталында;
-Россия Федерациясе Газлаштыру Бердәм операторы сайтында; биредә үк торак пунктның газлаштыру программасына керүен тикшерергә мөмкин;
-«Газпром трансгаз Казан» компаниясенең барлык эксплуатация-җитештерү идарәләрендә (ЭПУ) һәм район газ хезмәтләрендә (РЭГС) язмача;
-Электрон ЭПУ адресларына дистанцион рәвештә.
Социаль газлаштыру мәсьәләләре буенча (843) 288-26-59, 288-26-16 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International