Февральдә арткан пенсияне гыйнвар өчен тиешле өстәмә түләүләр тулыландырды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

 Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

Индексация икеэтапта узды. 1 гыйнварданпенсияләр 5,9 %ка, ә 1 февральдән, Россия Президенты тәкъдиме буенча йөкләмәсе буенча, өстәмә рәвештә 8,6 %ка индексацияләнде.

Индексациядән соң билгеләнгән пенсиянең төгәл күләмен ПФР сайтындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин. Моның өчен "Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турындагы белешмәгә заказ бирергә" электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки белешмә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы мөһер белән расланган. Белешмәне бастырып алырга да мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, индексациядәнсоң һәр пенсионерның пенсиясе ул эле калып килгән пенсия  күләменә бәйле рәвештә арта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International