Бүген Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Әти-әниләр белән бергә бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне” узды. Әлеге сынауда 8 ата-ана катнашты һәм алар математика фәне буенча белемнәрен тикшерделәр.
Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итә.