Җитәкчеләр һәр тиен өчен исәп тотачак
Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә ун елдан артык элек кертелде. Үзара салым – җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән елга тер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нинди эшләргә тотылачагын җирле халык үзе хәл итә. Ә муниципаль берәмлек башлыгы халык алдында сарыф ителгән һәр тиен өчен исәп тотарга тиеш.
Бүген инде үзара салымны тапшырып бетерергә санаулы көннәр калып килә. Быел район үзәгендә һәр кешедән 750 сум күләмендә җыелды ул. Әлбәттә, каршы чыгучылар, битараф калучылар да булды. Әлеге түләүне кыйммәт диючеләр дә бар. Бу азмы, әллә күпме? Әлеге сорауга җавап бирер өчен узган ел саннарына күз йөртеп алырга кирәктер.
2021 елда нәрсәләр эшләнде?
2021 елда Актанышта бер кешегә туры килгән үзарасалым 500 сум тәшкил итте. Ул 7315 кешедән җыелырга тиеш иде. Сугыш ветераннары (сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар), студентлар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәрдән әлеге акчалар җыелмаганны исәпкә алсаң, киләчәкне билгеләүдә 5488 кеше катнашты һәм 2 744 000 сум акча җыелды. Дәүләт тарафыннан дүрт тапкырга арттырылып 13 720 000 сум булып кайтты ул. Ел дәвамында әлеге акчаларга җәяүлеләр юллары ясалды, урам араларына ком-таш түшәлде, балалар мәйданчыклары, урам күрсәткечләре куелды, мәктәп яннары төзекләндерелде һәм шактый таушалган (1973 елларда ясалган) үзәк су юлын яңарту башланды. Әле санамаган вак эшләр дә шактый. Хәер, башкарасылары да җитәрлек.
2022 елда күпме җыелачак?
Быел һәр райондашыбыз битараф калмый үзара салымда катнашса, җыелган акчалар дәүләттән 25 млн сум булып әйләнеп кайтачак. Бу - район үзәген төзекләндерергә, мәңгелек юл-су мәсьәләсен хәл итәргә яхшы нигез. Әле киләчәктә андый мөмкинлек буламы-юкмы - билгесез. Чөнки, мисал өчен, шәһәр булып саналган Минзәләдә җыелган суммалар икегә генә тапкырланачак. Башка кечкенә вә зур шәһәрләрне дә шушы көтә. Тора-бара әлеге яңалык авыл җирлекләренә дә керергә мөмкин. Дәүләт биргән мөмкинлектән тулысы белән файдаланып калырга кирәк.
750 сум азмы, әллә күпме?
Инде сүз башына кайтып, "750 сум азмы, әллә күпме?" дигән сорауга җавап кирәктер. Дөрес, күпләр өчен зур тоелыр ул. Әмма шул ук күршеләребезгә күз салсаң, Мөслимдә инде күптәннән 1 шәр мең сум җыялар, Минзәләдә безнең чама. Хәер, үзебезнең кайбер авыл җирлекләрендә кеше саен 1000-1200 сум җыючылар бар. Авылда яшәүчеләр белән беррәттән укып йөргән студентлары да җыя. Чөнки беләләр, әлеге акчаларга таянып җирлектә шактый үзгәрешләр кертергә була.