ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Консультация алу өчен кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшкуар үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  2021 - 2022 нче уку елына чараларның календарь планы нигезендә, тәрбия hәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын камилләштерү, тәрбия эшчәнлегенең инновацион формаларын, методикаларын, технологияләрен  һәм практикаларын ачыклау максатыннан, 2022 нче елның 10 – 18 февраль аралыгында балаларга тәрбия hәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этабы узды.

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, СІ) ел саен, теге яки бу актуаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели.

"Киләчәккә адым" техник иҗат фестивале кысаларында, мәктәп укучылары үзләрен "Тегү эше" һәм "Агач эше" компетенцияләрендә сынадылар. "Балалар иҗат үзәге"ндә яшь тегүчеләр, 2 нче мәктәп базасында оста куллы егетләр катнашты.

Район башлыгы Энгель Фәттахов һәм башкарма коитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов эшлекле сәфәр белән бүген Мәскәү шәһәрендә. Биредә алар Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәйзуллин Ирек Әнвәр улы  һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очраштылар. 


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Россиядә, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала алкогольдән үлүчеләр саны өченче урында тора. Даими рәвештә эчкечелек белән мавыгып, аңын җуйган, яшәү мәгънәсен югалтканнарга ничек ярдәм итәргә? Кул селтәп, фаҗига булганын көтеп яшәү мөмкин түгел. Аракы сөреме белән акылы томаланган кеше атасын да, анасын да белми. Аракылы савыт төбендә үзенә тынычлык, проблемалардан качу юлын таба ул. Кызганыч, аларның күбесе үз-үзенә кул салып тәмамлый.


12
март, 2022 ел
шимбә

2020 елның 11 мартында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы яңа авыруның пандемия характерына ия булуын игълан итте. Бары тик шуннан соң гына күпчелек илләр эпидемиягә каршы тиз арада катгый чаралар күрә башлады: карантин, авиаочышларны ябу, локдауннар кертү (рестораннарны, музейларны, театрларны, спорт оешмаларын ябу, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган теләсә нинди урыннарны ябу), төбәкләр арасында эчке хәрәкәтләргә чикләү, мәктәпләрдә һәм вузларда дистанцион укыту, спорт ярышларын һәм ярышларын, концертларын гамәлдән чыгару, күпчелек компания хезмәткәрләрен дистанцион рәвешкә күчерү һ. б.

2022 елның 11 мартында Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Һәр районнан стартка 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кергән муниципаль хезмәткәрләр чыкты. Актаныш командасы гомуми зачетта лаеклы 3 нче урынны яулады.
Ихластан котлыйбыз!

Театрлар айлыгын тәмамлап, бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Иске Сәфәр халык театры сәхнә тотты. Тамашачыларга Гамир Насрыйның "Яшел эшләпә" комедиясен тәкъдим итте алар.


11
март, 2022 ел
җомга

Бүген, Актаныш районы үзәк хастаханәсе медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.

Медсовет эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм "ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе"нең баш табибы, якташыбыз Рафаэль Шәвәлиев катнаштылар. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International