Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 - 2022 нче уку елына чараларның календарь планы нигезендә, тәрбия hәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын камилләштерү, тәрбия эшчәнлегенең инновацион формаларын, методикаларын, технологияләрен һәм практикаларын ачыклау максатыннан, 2022 нче елның 10 – 18 февраль аралыгында балаларга тәрбия hәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этабы узды.
Һөнәри осталык конкурсларында 25 мәктәптән 66 педагог катнашты:
Конкурс 4 зонада узды. 66 визит карточкасы, 66 ачык шөгыль, 40 тәрбия проекты каралды.
Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары “Тәрбия лидеры” темасына визит карточкасы, “Тәрбия практикаларының яңа формалары” темасына мастер-класс күрсәттеләр, “Балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирүнең яңа формалары” темасына тәрбия проекты эшләделәр.
Педагог-оештыручылар “Тәрбия лидеры” темасына визит карточкасы, “Балалар җәмәгать оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре” темасына ачык шөгыль күрсәттеләр.
Сыйныф җитәкчеләре “Тәрбия лидеры” темасына визит карточкасы, “Класс коллективын тәрбияләү” темасына ачык шөгыль күрсәттеләр, “Балалар һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлеген оештыруның яңа формалары” темасына тәрбия проекты эшләделәр.
Өстәмә белем бирү педагоглары визит карточкасы һәм “Өстәмә белем бирү программасы буенча яңа эш төре белән танышу” темасына ачык шөгыль күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 12 лауреат, 10 призер һәм 5 җиңүче билгеләнде.