Бүген, Актаныш районы үзәк хастаханәсе медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.
Медсовет эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм "ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе"нең баш табибы, якташыбыз Рафаэль Шәвәлиев катнаштылар.
Район үзәк хастаханәсененең баш табибы Айдар Хәев узган елга нәтиҗә ясап, Актанышта гына түгел, гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар өчен ел аеруча авыр килгәнен искәртте. Катлаулы эпидемиологик хәл табибларның хезмәтнең җаваплылыгын тагын да арттырды.
Табиб булу – һөнәр генә түгел, ул – кешегә бирелгән сәләт, күңел омтылышы. Ул зур көч, энергия, сизгерлек таләп итә.
Авыр чорда да сынатмый хезмәт куйган һөнәр ияләренә район башлыгы Энгель Фәттахов ихластан рәхмәтләрен җиткерде “Хөрмәтле табибларыбыз, шәфкать туташлары, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куеп, райондашларыбызның сәламәтлеген кайгырткан һәркемгә, иң беренче чиратта, намуслы хезмәтегез, югары профессиональлек, сабырлыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Үзегезгә дә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар телим!” дип ассызыклады ул.
Нинди генә сәламәтлек саклау оешмасын алсак та, аның төп максаты кеше гомерен саклап калу. Узган 2021 нче елда районыбыз 582 кешесен югалтты, аларның 192 се кан әйләнеше авыруларыннан, 131е картлыктан, 90 ы короновирустан, 44 онкологиядән вафат булдылар. Әлбәттә, әлеге саннарга пандемия да үз эзен салды.
Район үзәк хастаханәсе елдан-ел төзекләндерелеп, матди-техник базасы яңартылып килә. 2021 нче елда поликлиникага 35 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелде, 2 модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды (Иске Уръяды, Иске Җияш авылларында), 33 миллион 608 мең сумлык медицина җиһазлары сатып алынды. Республика хөкүмәте тарафыннан 9 Лада Ларгус, 1 Форд Транзит машиналары бирелде.
Диагностиканы яхшырту һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан үзәк хастаханәсендә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звеноны модернизацияләү» региональ программасы кысаларында, рентген компьютер томографиясе кабинеты сафка басты.
2022 нче елда үзәк хастаханәгә кабул итү диагностика бүлегенең проект эшләрен төгәлләүне һәм цифрлы маммограф урнаштыруны планлаштырыла. Заманча җиһазланган диагностика бүлеге сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт күрсәтүне тагын да камилләштерүгә яхшы нигез булачак.
Әлбәттә, һәр өлкәдә дә кадрлар белән тәэмин ителеш – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Нинди генә заманча җиһазларлар булмасын, алар бары оста кулларда гына могҗиза тудырырга сәләтле икәнен онытмаска кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. 2022 елдан, районның “Демография” программасы нигезендә, район җирлегенә кайткан яшь белгечләргә 100 мең сум күләмендә җирле бюджеттан финанс ярдәм күрсәтелә, торак мәсьәләсе хәл ителә.
“Земский доктор” проекты кысаларында 2012 нче елдан хастаханәгә 41 табиб кайтты, бүгенге көндә шуларның 16 сы эшләп килә. 14 студентыбыз максатчан югары уку йортларында белем ала.
Шуңа да кармастан, бүгенге көнгә невролог, онколог, уролог, отоларинголог, акушер-гинеколог, педиатр, рентгенолог, кардиолог, офтальмолог табиблары кирәк.