2022 елның 11 мартында Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Һәр районнан стартка 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кергән муниципаль хезмәткәрләр чыкты. Актаныш командасы гомуми зачетта лаеклы 3 нче урынны яулады.
Ихластан котлыйбыз!