Район башлыгы Энгель Фәттахов районның урта мәктәпләре җитәкчеләре һәм укыту эше буенча урынбасарлары катнашында бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Төп максат - йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру. Киңәшмәдә, райондагы һәр чыгарылыш сыйныф укучысының имтиханнарга әзерлеге күздән кичерелде.
Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атна саен мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән атналык киңәшмә уза.
АКШның Майами шәһәрендә (Флорида штаты) яшәүче милләттәшләребез татарча рәхәтләнеп Сабан туе гөрләтте.
"Ак инеш" бию ансамбле "Весенние выкрутасы - 2022" балалар һәм яшьләр сәнгатенең халыкара фестиваль-бәйгесендә катнашып Гран-При яулады! Яшь талантларыбызны һәм җитәкчесе Лилия Фәтхуллинаны ихластан котлыйбыз!
26 март көнне Казанда «Уңышка юл» («Путь к успеху») ХI халыкара эстрада җыры фестивале конкурсы узды. Актаныш сәнгать мәктәбенең "Тамчы" вокал ансамбле 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Ялгыз җыр номинациясендә Ленара Фәрдиева, Нәфисә Шәехова һәм Әминә Зиннурова 2 нче урынга ия булдылар. Остазлары - Лилия Мостафинаны, сәләтле егет-кызларыбызны зур җиңү белән ихластан котлыйбыз!
Район сәнгать мәктәбенең "Умырзая" вокал ансамбле бүген Бөгелмә шәһәрендә узган "Роза ветров" - балалар һәм яшьүсмерләр сәнгатенең бөтенрәсәй бәйгесендә катнашып 1 урынны яуладылар! Ихластан котлыйбыз! Әлеге җиңү яшь талантларыбызга Сочида узачак фестивальгә юллама бирде! Афәрин!
Меңнәр авылында яшәүче Гыймаева Мөхдия Шәех кызы бүген үзенең күркәм 90 яшьлек юбилеен каршылый!
27 мартта Шанхайда коронавирус кабынып китү сәбәпле карантин игълан ителде. Локдаун этаплап кертеләчәк. Шәһәрнең көнчыгыш өлеше – 28 марттан 1 апрельгә кадәр массакүләм тест үткәрү максатыннан ябылачак, көнбатыш өлеше-1 апрельдән 5 апрельгә кадәр. Җәмәгать транспорты эшләми, производство туктый, халыкка өйдән чыгу тыела.
"Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышларында Актаныш волейболчылары 1 урынны 
яулады. Сарман - 2
, Минзәлә командасы 3
урында. Барлык спортчыларны күңелле яллар өчен рәхмәт әйтеп ихластан котлыйбыз!
Бүген “Батыр” спорт сараенда, Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе, Кама Аланы командалары катнашында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышлары уза.