Меңнәр авылында яшәүче Гыймаева Мөхдия Шәех кызы бүген үзенең күркәм 90 яшьлек юбилеен каршылый!

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Меңнәр авылында яшәүче Гыймаева Мөхдия Шәех кызы бүген үзенең күркәм 90 яшьлек юбилеен каршылый! Әлеге истәллекле көне белән юбилярны, район Советының аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улының һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улының бүләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерде ул. Без дә Мөхдия апаны юбилее белән ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә якыннарының күңел җылысын тоеп, сәламәт булып, һәр туар таңнарны бары тик сөенечле мизгелләр белән генә каршылап яшәргә язсын! Юбилеегыз белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International