Энгель Фәттахов мәктәп директорлары белән атналык киңәшмә үткәрде

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атна саен мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән атналык киңәшмә уза. 

Киңәшмәдә, гадәттәгечә, алдагы атнада әйтелгән йөкләмәләрнең үтәлешенә йомгак ясалды. Алар белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова таныштырды. Мәгариф оешмаларында туклануны оештыру сыйфатына анализ белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Мусина чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Гөлназ Имамразыева математика һәм рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Киңәшмәдә "Ромашка" балалар бакчасы мөдире Ләйсән Мәрданова Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштырды. "Әтәчкәй" балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әгъләмова "балалар бакчаларында экологик тәрбия"темасына чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International