АКШның Майами шәһәрендә (Флорида штаты) яшәүче милләттәшләребез татарча рәхәтләнеп Сабан туе гөрләтте. Анда Лос-Анджелес, Сан-Франциско, Чикаго, Нью-Джерси, Вашингтон, Филадельфия һәм АКШның башка шәһәрләре һәм штатларыннан ватандашлар катнашты.