Бүген “Батыр” спорт сараенда, Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе, Кама Аланы командалары катнашында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышлары уза.
Бүген Мари-Суыксу авылында зур бәйрәм – “Ший памаш” милли ансамбльнең 30 еллык юбилее. Авылда һәм район күләмендә узган бер генә концерт та, бер генә чара да «Ший памаш» халык ансамбленнән башка узмый. 1992 елның язында мәктәп базасында оешкан ансамбль бүгенге көндә Республика күләмендә, күрше Башкортстанда, Удмуртия, Марий Элда зур танылу яулап, бай, иҗади тормыш белән яши. Милли җанлы, сәнгатькә гашыйк 6 яшьтән 60 яшькә кадәрге 50дән артык кешене - укытучыларны, студентларны, авыл халкын берләштерә ул.
Дәүләт Думасы 2022 елның 27 февраленә кадәр бирелгән эре компанияләр һәм физик затлар өчен йөзә торган ставкалы кредитларны реструктуризацияләү үзенчәлекләрен беркетүче ахыргы, өченче укылышта кабул итте.
Район хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм фермер хуҗалыклар бүген Яр Чаллы шәһәрендә ярминкә гөрләтә. Ите, икмәге, бал, мае - һәрвакыттагыча мулдан. Шәһәр халкы күпләп бәрәңге ала. Шикәр комы саткан урыннарда алма төшәрлек урын да юк, җитез сәүдә бара.
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район һәм зона этабында катнашып зур уңышларга ирешкән яшь йолдызчыкларыбызның "Йолдызлар балкышы" дип исемләнгән концерты узды.
"Актаныш районы сәләтләргә бай. Балаларыбыз моны тагын бер дәлилләде. Афәрин! Рәхмәт аларга! Алга таба да, аларның сәләтен, сәнгати осталыгын үстерү уңаеннан, әлеге күңелле тамашаны башка сәхнәләрдә дә күрсәтү теләге бар. Концертны оештыруда көч куйган балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе коллективына, балаларыбызга ихластан рәхмәт!" дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.
Соңгы 5 елда районда иҗтимагый-сәяси һәм оператив хәл тотрыклы булды, районда яшәүчеләр тарафыннан кылынган террорчылык һәм экстремистлык характерындагы күренешләр күзәтелмәде. Район җирлегендә эшчәнлеге милли ызгыш һәм дини экстремизм идеяләрен таратуга юнәлтелгән иҗтимагый берләшмәләр теркәлмәгән, террористик ячейкалар юк.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Коррупция дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруен төшерә, эшмәкәрлекне үстерү, дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру, бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту өчен киртә булып тора. Әлеге тискәре күренешкә каршы тору барлык дәүләт (муниципаль) хакимияте органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенең иң актуаль юнәлешләренең берсе булып кала.
Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы, һәрберсе үз урынында алыштыргысыз кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.
Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында «Ә сез уразага әзерме?» дигән язма чыкты. Ижевск шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Әхмәтов аңлатмасын тулысынча тәкъдим итәбез.
Сиңа кайчан да булса яхшылыкның кадере булмавы турында әйтәләр икән - ышанма! Яхшы булып кал! Яхшы күңелле кешеләр - дөнья тоткасы!.. Шәгъбан аеның нурлы Җомга иртәсе белән сезне, дусларым! Күңелләребез - саф, ниятләребез - якты, сүзләребез - ихлас, гамәлләребез изге булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим!