Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район һәм зона этабында катнашып зур уңышларга ирешкән яшь йолдызчыкларыбызның "Йолдызлар балкышы" дип исемләнгән концерты узды.
"Актаныш районы сәләтләргә бай. Балаларыбыз моны тагын бер дәлилләде. Афәрин! Рәхмәт аларга! Алга таба да, аларның сәләтен, сәнгати осталыгын үстерү уңаеннан, әлеге күңелле тамашаны башка сәхнәләрдә дә күрсәтү теләге бар. Концертны оештыруда көч куйган балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе коллективына, балаларыбызга ихластан рәхмәт!" дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.