"Ший памаш" ансамбленә 30 ел

2022 елның 26 марты, шимбә

Бүген Мари-Суыксу авылында зур бәйрәм – “Ший памаш” милли ансамбльнең 30 еллык юбилее. Авылда һәм район күләмендә узган бер генә концерт та, бер генә чара да «Ший памаш» халык ансамбленнән башка узмый. 1992 елның язында мәктәп базасында оешкан ансамбль бүгенге көндә Республика күләмендә, күрше Башкортстанда, Удмуртия, Марий Элда зур танылу яулап, бай, иҗади тормыш белән яши. Милли җанлы, сәнгатькә гашыйк 6 яшьтән 60 яшькә кадәрге 50дән артык кешене - укытучыларны, студентларны, авыл халкын берләштерә ул.

Мари Суксу мәктәбе элек-электән активлыгы белән аерылып торды һәм бүгенге көндә дә әйдәп баручы мәктәпләрдән санала. Укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча югары нәтиҗәләргә ия белем бирү учрежденияләренең берсе ул. Укучылары ел саен олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Быел фән олимпиадаларының район этабында 16 урын, республикада – 2, Бөтенроссия фән олимпиадасының республика этабында 1 урынга ия булдылар.  

Мәктәп үз чыгарылыш сыйныф укучылары белән хаклы рәвештә горурлана. Алар арасында атказанган колхозчылар да, табиблар да, хәрбиләр дә, юристлар да, төзүчеләр дә, укытучылар да, яхшы кешеләр дә бар. Әлбәттә, биредә белем биргән мөгаллимнәрнең, мәктәп директоры Эдуард Әмирҗан улының хезмәте зурдан. Мәктәп үзенең төзеклеге, белем һәм тәрбия бирү базасы белән күп кенә авыл мәктәпләренә үрнәк булып тора. Җәен, һава шартлары ничек кенә кырыс булмасын, шау чәчәккә күмелеп утырды ул. Узган ел, бездә, республика күләмендә узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучылар да әлеге матурлык белән хозурланып, мәктәптә тәҗрибә уртаклашты.

Мари-Суыксу авылы районда хезмәт һәм тормыш сөючән халкы белән дан тоткан, бүгенге көнгә кадәр милли-мәдәни үзенчәлекне, гореф гадәтләрне саклап калган бердәнбер мари авылы. Регионара милли бәйрәмнәрнең биредә үткәрелүе моңа яхшы дәлил. Сез районның социаль-икътисади һәм сәяси тормышында да актив катнашасыз. Шорыкйол, Агавайрем, Уярня кебек милли бәйрәмнәр һәрвакыт зурлап үткәрелә. Ә республикакүләм икенче тапкыр зурлап үткәрелгән Семык бәйрәме үзе бер истәлекле һәм зур әһәмияткә ия чараларның берсе булды.

 

 

«Ший памаш» ансамбле буенча кыскача белешмә

  1. 1992 елның мартында Актаныш районында мәктәпләр арасында  “Буыннар чишмәсе” бәйгесе оештырыла. Мари Суыксу мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Миникаева Нина Минловна җитәкчелегендә оешкан "Ший памаш» фольклор ансамбле район этабында гран-прига ия була.
  2. Ансамбль 1992 елның декабрендә «Мари ушем» Нократ-Кама региональ иҗтимагый оешмасының 1 седъездына чакырыла.
  3. 1996 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Ший памаш» ансамбленә «халык" статусы бирелде.
  4. 2009 елдан ансамбль җитәкчесе Миникаева Ирина Робинзоновна. Ансамбль составында хәзерге вакытта 54 катнашучы бар.
  5. Катнашучыларның яше 6 яшьтән 70 яшькә кадәр
  • Кече бию. төркем -8 пар
  • Урта бию төркеме -8 пар
  • Зурлар төркеме-6 пар
  • Яшьләр бию төркеме-6 пар
  • Вокалчылар-10 кеше

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International