Соңгы 5 елда районда иҗтимагый-сәяси һәм оператив хәл тотрыклы булды, районда яшәүчеләр тарафыннан кылынган террорчылык һәм экстремистлык характерындагы күренешләр күзәтелмәде. Район җирлегендә эшчәнлеге милли ызгыш һәм дини экстремизм идеяләрен таратуга юнәлтелгән иҗтимагый берләшмәләр теркәлмәгән, террористик ячейкалар юк. Актаныш район үзәгендә, шулай ук районның башка торак пунктларында санкцияләнмәгән митинглар, иҗтимагый-сәяси акцияләр оештырылмады. Районда радикаль юнәлештәге яшьләр берләшмәләре ачыкланмады. Район территориясендә әрмән диаспорасы, Актаныш районы мариларның милли мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы, «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе»нең бүлекчәсе һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары бар.
Бугенге көндә Актаныш муниципаль районы территориясендә 53 мәчеттә 50 имам-хатыйб хезмәт куя. Мәчетләрдә мәхәллә кешеләре республика территориясендә дини белем бирүнең максатчан юнәлеше булган “Әбу-Хәнифә” методы буенча белем ала. Терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактика чараларында дин әһелләренең роле бик зур булуын истә тотып, Актаныш районы имам-хатыйбы террорчылыкка каршы комиссиянең әгъзасы һәм баш идеологы итеп билгеләнде.
Актаныш районы территориясендә чит ил гражданнары булу белән бәйле оператив хәлләр тотрыклы һәм райондагы криминоген хәлгә йогынты ясамый.
2021 нче елда миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 43,8% ка артты (186 дан 331 гә кадәр). Мигрантларның төп өлешен БДБ илләре гражданнары тәшкил итә. Иң күп чит ил кешеләре: - Әзербайҗан – 1 (АППГ-0) - Әрмәнстан – 40 (АППГ-5) - Казахстан – 8 (АППГ-4) - Кыргызстан – 5 (АППГ-3) - Таҗикстан – 11 (АППГ-0) - Үзбәкстан – 60 (АППГ-18) - Беларусь – 12 (АППГ-5) килгэн.
Агымдагы елда 9 кеше РФ гражданлыгын алган (11 АППГ – 11).
Гомумән, районга җәлеп ителгән чит ил эшче көчләре җирле хезмәт базарына сизелерлек йогынты ясамый. Чит ил эшче көчләренең күп өлеше хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан эш шартлары авыр булган эшче һөнәрләр, шулай ук квалификациясез белгечлекләр, җирле халык эшләргә теләмәгән белгечлекләр буенча кулланыла.
Районда мәчетләр, мәгариф, мәдәният, яшьләр оешмалары тарафыннан уткәрелгән экстремизмга һәм терроризмга каршы барлык профилактика чаралары да, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының 12 январь 2021 нче елгы № ПР-1 санлы "2021-2023 елларга Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасын раслау турында»гы карарына нигезләнеп башкарыла.
Үткәрелгән барлык чаралар да җирле газетада, радио телевидениедә, социаль челтәрләрдә яктыртып барылды.
Республикадагы хәлләргә килгәндә исә 2021 елда террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге хәл катлаулы һәм шактый үзгәрүчән булды. Бер ел эчендә террорчылык юнәлешендәге 41 җинаять теркәлгән (2020 елда - 61 булган). Укучылар һәм яшьләр арасында да киеренкелек дәрәҗәсе югары булып кала:
- Укучыларның 46 % ы физик агрессия күренешләренә тартыла, бу шактый яшь кешеләрнең терроризм һәм экстремистлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә әзерлеге югары булуын күрсәтә.;
2021 елның 11 маенда Казан шәһәренең 175-нче номерлы гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә, 2021 елда Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты тарафыннан, муниципаль районнарның террорчылыкка каршы комиссияләренә куркыныч тудыручы факторларны үз вакытында ачыклау һәм сыйфатлы мониторинглау, барлык субъектларның профилактик эшчәнлеген координацияләү, объектларның һәм территорияләрнең террорчылыкка каршы сакланышын көчәйтү буенча йөкләнгән бурычларны тормышка ашыруга югары таләпләр куелды.
ТР АТК аппаратының еллык күзәтүендә билгеләп утелгәнчә, тулаем алганда 2021 елда террорчылык каршы комиссияләренең эшчәнлекләре алдан кабул ителгән еллык план, Милли террорчылыкка каршы комитет һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия карарлары һәм рекомендацияләре нигезендә, шулай ук урыннарда терроризмга каршы тору өлкәсендәге эш үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарылды. 2021 елда күпчелек комиссияләрнен терроризмга каршы тору өлкәсендә барган процессларны мониторинглауның сыйфаты күтәрелгән.
Алабуга, Лениногорск һәм Чистай муниципаль районнарының милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге профилактика эшен оештыру чаралары буенча уңай тәҗрибәсе өйрәнү һәм таратуга лаек.
Балтач, Минзәлә һәм Чистай муниципаль районнары авыл җирлеге башлыкларының профилактик эшкә керткән өлешләре зур, алар тарафыннан конкрет профилактик чараларның шактый күләме башкарылган.
Мөселман яшьләре белән күпкырлы һәм нәтиҗәле профилактик эш Аксубай, Югары Ослан, Чистай шәһәрләрендә яхшы оештырылган.
Питрәч муниципаль районында АТК рәисе тарафыннан имам-хатыйблар белән ай саен очрашулар үткәрелә, очрашу кысаларында дини мохиттә тотрыклылыкны арттыру буенча өстәмә чаралар турында фикер алышалар.
Азнакай муниципаль районында дин эшлеклеләренең Кадрлар резервы формалаштырылган, бу дини өлкәдә вәзгыятьнең контрольдә тотылуын һәм идарә итүне арттыра.
Терроризм идеологиясен профилактикалауның мөһим өлеше булып, барлык муниципаль комиссияләр өчен дә деструктив интернет-берләшмәләрнең яшьләр мохитенә тискәре йогынтысын минимальләштерү эше кала.
Мөслим, Норлат, Чистай, Кукмара, Лаеш муниципаль районнарында һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә терроризм идеологиясен профилактикалау эшенә яшьләр оешмалары, «Форпост» һәм «Юнармия» кебек патриотик хәрәкәтләр вәкилләре дә җәлеп ителгән.
Азнакай муниципаль районында 2021 елның маенда «Яшьләр экстремизмга һәм терроризмга каршы» лозунгы астында яшьләр арасында «Джип-Триалу» исемле районара ярышлар үткәрелгән. Катнашучылар автомобильләрендә тиешле наклейкалар беркетелгән, чараның трансляциясе интернет челтәрендә башкарылган һәм яшьләр аудиториясен, шул исәптән риск төркеменнән булган яшьләрне дә җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
Еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссиясенең эше канәгатьләнерлек дип табылды. Уңай яктан бирелгән поручениеләргә үз вакытында һәм төгәл җавап җибәрелүе, эшләрнең план нигезендә үтәлеп баруы, билгеләнгән тренировкаларның, балалар һәм яшьләр белән профилактик чараларның үткәрелүе турында әйтелде.
Кимчелекләр итеп объектларның террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү өчен финанслар җитәрлек бүленмәве, “Кибердружина” (ягъни социаль челтәрләрендә деструктив берләшмәләргә язылучылар буенча мониторинг үткәрелмәү, конкрет нәтиҗәләр булмау), информацион-пропагандистик эшнең җитәрлек булмавы һәм исемлектә булган аерым категориядәге затлар белән эшнең җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавы күрсәтелде.