ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Туган тел hәм әдәбиты укытучыларының "Мастер-класс" Бөтенроссия бәйгесендә Пучы мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы һәм Мари Суксу мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ирина Александровна лауреат исеменә лаек дип табылдылар. Укытучыларны, Мари Суыксу һәм Пучы мәктәп җитәкчеләрен, коллективларны бу уңышлары белән ихластан котлыйбыз!!!


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Актанышка Республиканың авария-техник запасыннан су торбалары һәм башка төзелеш материаллары кайта башлады. Авария-техник запас Татарстан халкының тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен һәм авария хәлләрен кисәтү максатларында төзелгән. Кирәкле төп средстволарны һәм материалларны үз эченә ала.

Композитор, бик күп җырлар авторы Инсаф Әхнәф улы Хәбибуллин һәм Иске Сәфәр мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев ТР Мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты фонды үткәргән "Халык җәүһәрләре" беренче милли-мәдәни фестивалендә катнашып җиңү яуладылар! Афәрин! Ихластан котлыйбыз!

Бүген "Батыр" спорт сараенда, район укучылары арасында узган  "Киләчәккә адым" техник иҗат фестиваленең зур күргәзмәсе оештырылды. 

      Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Татарстанда җәй кайчан башланачагы турында сөйләде.

Телевизион каланчаларда планлы төзекләндерү эшләре барышында  9:00 дан 15:00 сәг кадәр аналог (ТНВ каналы) һәм цифрлы сигналлар аерылу сәбәпле түбәндәге авыл җирлекләрендә телевизорлар күрсәтмәячәк.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген, 12.40 сәгатьтә, алдан хәбәр ителгәнчә рәсми рәвештә "Россграм" челтәре эшли башларга тиеш иде. Башта партнерлар (ММЧ, спонсорлар, инвесторлар), аннары блогерлар өчен һәм апрель аенда калган кулланучылар өчен эшли башлаячак дип анонсланган иде ул. Әлегә ул эшләтеп җибәрелмәгән.

Төбәкләрдә әкренләп коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләрне бетерәләр, QR-кодлар артыннан битлек режимы да тәмамланып килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International