Быел җәйге сезон гадәттәгедән иртәрәк башланачак?

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Татарстанда җәй кайчан башланачагы турында сөйләде.
Эксперт сүзләренә караганда, быел җитди ташулар булмаячак, чөнки кар акрынлап эри. Ул билгеләп үткәнчә, бөтен дым туфракка сеңеп бара.
Быел җәйге сезон гадәттәгедән иртәрәк, якынча 20 майда башланачак, дип хәбәр итте Әүхәдиев. Бу чорда температура нормадан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Гомумән алганда, җәй көне һава температурасы климатик норма чикләрендә булачак, бары июль аенда гына, бәлки, салкынрак булырга мөмкин дип искәртте доцент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International