Актанышта "Киләчәккә адым" техник иҗат фестиваленең күргәзмәсе узды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Бүген "Батыр" спорт сараенда, район укучылары арасында узган  "Киләчәккә адым" техник иҗат фестиваленең зур күргәзмәсе оештырылды. 

Район башлыгы Энгель Фәттахов башлангычында нигез салынган проект быел икенче тапкыр уза. Үз эченә "Мин булачак эшмәкәр", "XXI гасыр кулибиннары", "Мин -оста", "Һөнәри дебют", "Һөнәри осталык" һәм IT компетенцияләрне алган зур чараларның берсе ул. Балалар ел дәвамында барган бәйгеләрдә катнашып осталыкта көч сынады. Тиздән, техник иҗат фестивалендә җиңүчеләр игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International