24 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан районара табигатьне саклау прокуроры Александров Денис Алексеевич Татарстан Республикасы Актаныш районында әйләнә-тирә мохит һәм табигатьтән файдалану мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында гражданнарны кабул итә.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8 (843) 590-66-36 яки 8(85552) 3-44-12
Бүген авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куйган районыбызның алдынгы механизаторларын, терлекчеләрне һәм хуҗалык белгечләрен хөрмәтләделәр.
Әтәс җирлегендә яңа кибет, Актанышбаш авылында милли проектлар кысаларында сафка баскан өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктының ал тасмалары киселде
«Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм», - дип мөрәҗәгать итте ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров һәм Мари Суыксу мәктәбе директоры Эдуард Галиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында катнаша
19 октябрь көнне Актаныш районында "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды
Актаныш авылында 9 905 кеше исәпләнә, аларның 4 667 се ир-ат, 5 238 е хатын-кыз. Ә җәмгысы районда 28 534 кеше яши. Әлеге саннар 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанстат җыентыгында басылып чыкты.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясендә «Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтының «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә «җәмәгатьчелек фикерен сораштыру уза
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 11 октябренең 1094 номерлы Карары нигезендә әтиләре Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган балигъ булмаган һәр балага бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм каралган.