19 октябрь көнне Актаныш районында "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйгедә 6 мәктәп ашханәсе катнашты: Актанышның 1нче мәктәбе, Чуракай, Теләкәй, Иске Кормаш, Меңнәр һәм Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәпләре..jpg)
Конкурс шартлары буенча һәр мәктәп 12 көнлек меню буенча ризык әзерләргә, туклану культурасын тәрбияләү һәм сәламәт туклануны популярлаштыру буенча укучылар белән эшне күрсәтергә тиеш иде. Шулай ук кайнар туклану, азык-төлекнең матди-техник базасының торышы, төшке аш залы интерьерына, куллар юу урынын җиһазландыруга һәм санитар-эпидемиодогик нормаларны һәм азык-төлек блогына таләпләрне үтәүгә игътибар бирелде.
Республика этабында урта мәктәпләр арасында безнең районны 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе, төп мәктәпләр арасында Чуракай мәктәбе яклаячак..jpg)