Авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куйган районыбызның алдынгы механизаторларын, терлекчеләрне һәм хуҗалык белгечләрен хөрмәтләделәр

2022 елның 21 октябре, җомга

Бүген авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куйган районыбызның алдынгы механизаторларын, терлекчеләрне һәм хуҗалык белгечләрен хөрмәтләделәр. 

"Кадерле игенчеләребез, механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Хөрмәтле авыл җирендә яшәүчеләр! Сезнең тырыш хезмәтегез аерым бер нәтиҗәлелек, җаваплылык та¬ләп итә һәм иң олы хөрмәткә лаек. Актаныш районында икмәк кадерен һәрчак белеп яшиләр, җирдә эшли һәм аны ярата беләләр.

Авыр, әмма гаять мөһим хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм, Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим! Һәр көнегез шатлык, игелек һәм яңа казанышлар белән тулып торсын!" дип котлау сүзләрен җиткерде район башлыгы Ленар Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International