Җомга иртәсе Актанышта өй туйлары белән башланып китте. Әтәс җирлегендә яңа кибет, Актанышбаш авылында милли проектлар кысаларында сафка баскан өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктының ал тасмалары киселде. Әлеге тарихи чарада район башлыгы Ленар Зарипов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты.