Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 11 октябренең 1094 номерлы Карары нигезендә әтиләре Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган балигъ булмаган һәр балага бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм каралган.
Ярдәм чарасын оператив билгеләү максатыннан мобилизацияләнгән кеше гаиләсенең яшәү урыны буенча хәбәрнамә һәм гариза бланклары тапшырылачак.
Гаризалар бланкларын тутырырга һәм билгеләнгән вакыт эчендә яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге бүлегенә китерергә кирәк.
Мөрәҗәгать иткәндә үзең белән паспорт, түләүгә дәгъва итүче баланың туу турында таныклыгы («әти» графасында мобилизацияләнгән кеше күрсәтелгән булырга тиеш), счет реквизитлары булырга тиеш. Хәрби комиссариаттан белешмә алып килергә кирәкми.