«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясендә «Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Якташыбыз, Газетдинов Фәнис Таҗетдин улы җитәкләгән Яр Чаллы шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте - 1 урынны, Вахитов Вәсим Хуҗаҗан улы җитәкләгән Казан шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте 3 урынны яулады. Ихластан котлыйбыз!