Балалар һәм яшүсмерләрнең " Йолдызлык- 2017" сәнгать фестивале үз эшен дәвам итә.
Мәктәптә 1 класс укучыларының матур бәйрәме - "Әлифба" бәйрәме үтте.
Тәхия Әхтәм кызы Усманова Яңа Әлем авылы җирлеге тормышында актив катнаша. Быел ул ел саен 8 Март бәйрәме уңаеннан уздырыла торган «Ел хатын-кызы» республика конкурсында катнашты. 10 февральдә Алабугада конкурсның зона этабы узды. Анда республикабызның җиде районы көч сынашты. Тәхия Усманова анда уңышлы чыгыш ясап, «Өченче буын герое» («Герой третьего возраста») номинациясендә җиңү яулады.
Актаныш районы Чуракай авылы китапханәсендә үзенчәлекле дә, мавыктыргыч та, бик матур да күргәзмә эшли. Анын авторы Чуракай кызы Элмира Шәехова. Ул Казан Федераль университетының 4 курс студенты.
10 нчы февраль көнне Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә проект эшләрен яклау буенча конкурс үтте.
Бу хакта чәршәмбе көнне Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов җиткерде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте 9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.
15 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә 2017 ел- районда "Кече Ватан" елы, Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан "Тарихның яралы хәтирәсе" исемле батырлык дәресе үткәрелде.. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.
Бүген Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулу уңаеннан, Актанышның Җиңү паркы каршында интернационалист- сугышчыларны искә алу митингы уздырылды.
15 февраль көнне Татар Ямалы авыл китапханәсендә татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара булып узды.