15 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә 2017 ел- районда "Кече Ватан" елы, Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан "Тарихның яралы хәтирәсе" исемле батырлык дәресе үткәрелде.. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Китапханәче Әфган сугышы вакыйгалары, һәлак булган якташыбыз Тыңламас авылы егете Дәһлүл Фазлыев турынды сөйләде. Укучылар Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ике уллары Флекс һәм Филүс Нәҗмиевларның әти- әниләре Флүрә һәи Индус Нәҗмиевларда кунакта булдылар., алар сөйләгән истәлекләрне тыңладылар. Бу чараның максаты- балаларда патриотизм хисе, үз авылым кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.