15 февраль көнне Татар Ямалы авыл китапханәсендә татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара булып узды. Чарада катнашкан мәктәп укучылары шагыйрьнен тормыш һәм иҗат юлы белән танышып үттеләр, шигырьләрен сөйләделәр, Муса Җәлилгә багышланган викторинада катнаштылар.