ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Җәмгыятебездә мохтаҗлык аркасында һава торышына, заманага карап киенүдән мәхрүм калучылар юк түгел, алар арасында балалар да бар.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

29 май көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда билгеләнгән вакыт аралыгында сез Казанда  (843)255-25-71 номеры буенча Росреестрның белгече Ильсия Казаковага мөрәҗәгать итеп,  балигъ булмаган балалар исемендә булган  торакны алу яки сату үзенчәлекләре буенча сорауларга җаваплар ала аласыз.

-Һәр эшмәкәргә барып җитеп, ачыктан-ачык сөйләшеп, үсеш планын билгеләп, аңа бизнесын үстерүдә ярдәм итү – безнең максат. Җитештергән продукцияне, чималны сатарга мөмкинлекләр тудыру, товарны, иң беренче чиратта, районның үз базарында, эчке багланышларда куллану – без шуңа омтылабыз. Районда 689 кече һәм урта эшмәкәр бар, аларда 3800 кеше эшли. 

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге озак еллар дәвамындагы  нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең компьютерда версткалау операторы Мөхәмәтдинова Айсылу Фирдәвис кызы, компьютерда җыю операторы Фәрдиева Таңсылу Фирдәвис кызы - “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының Мактау кәгазе, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең телевидение корреспонденты Сәлахова Регина Рафаэл кызы Татарстан Республикасы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. 


27
май, 2018 ел
якшәмбе

Актанышта  предприятиеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре командалары катнашында спорт ярышлары уздыру гадәти хәл, ә менә бүгенгесе  тәүге тапкыр – җәйге Спартакиада!


26
май, 2018 ел
шимбә

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә саклана ул. Бу көнне Актаныш кадет интернат-мәктәбе иң тырыш, батыр IX һәм XI класслары белән саубуллашты. Мәктәпне тәмамлаучы  XI сыйныфның 2 укучысы, IX сыйныфның 19 укучысы укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләрен, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләрен хөрмәтләп, шәхси эшмәкәр Дания Әнвәр кызы Сәетзадина, Шәяздановлар гаилә фермасы Актаныш муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! 26 май - икътисадта үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан кешеләр бәйрәме – Россия эшмәкәрләре көне!


25
май, 2018 ел
җомга

Һәр нәрсәдән дә уңай энергия алып була. Сезнең янәшәдә генә булган аерым әйберләрдән - су, җил, кояш, һава һәм, шулай ук, табигатьтән дә.

Райондашлар,  Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталына сез үзегезне борчыган сорауларны юллый аласыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International