ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

6 ел эчендә барлыгы 926 белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Шуларның 704е – муниципаль, 49ы — коррекция мәктәпләре, 173е – балалар бакчалары. Финанслауның гомуми күләме 15,05 миллиард сум тәшкил итә.

2019 елда Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү өчен 427 миллион сум акча каралган. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга шул хакта хәбәр итте.

 

Татарстанда 24 октябрьдә төнлә 2 градус, көндез 12 градус җылы булачак. Төнлә яңгыр көтелә.

 

25 октябрьдә республикада көндез 14 градус җылылык көтелә.

 

26 октябрьдә төнлә яңгыр фаразлана, көндез явым-төшем күзәтелми. Көндез 11 градус җылылык саклана.

 

 

Гран-прига Актаныштан Лилия Хөсәенова һәм Венера Ганиева шәкерте Илнар Миранов лаек булды. Илнарны татарның Майкл Джексоны дип тә таныштырдылар. Аларга 100әр мең сумлык акчалата бүләк тә бирелде. Җиңүчеләр игълан ителгәч, алар уртасында Әлфия Авзалова сурәте (галограммасы) пәйда булды. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Альберт Индәриф улы Тимиров район Советының аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев хәбәр итте.

 Исегезгә төшерәбез, әлегә кадәр район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән Айрат Кәрамов район башлыгы Энгель Фәттаховның ярдәмчесе булып эшли башлады.

22 октябрь  көнне Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  Илфак Бариев район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

18 октябрь көнне Актаныш балалар китапханәсе Татарстанда Толстой елы уңаеннан «Я вновь открываю Л.Толстого» дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды. Бу дәрестә Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәкүрова Ф.Т.) катнашты. Балалар бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Л.Н. Толстой узе укытучы буларак язган табышмакларга җаваплар эзләделәр, дуслык, кыюлык турында мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. Укучылар язучының әкиятләрен бик яратып тыңладылар.

Чарага Актаныш районы балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, өлкән лейтенант Н.З.Сәлахова, полиция участок вәкиле Ю.Х.Латыпов, үзәк хастахәнәдән табиб-нарколог И.Х.Зәкиев, яшүсмерләр белән эшләүче табиб Л.С.Минхуҗин, гомерен балалар укытуга багышлаган, үрнәк гаиләдән булган психолог Ф.З.Шәйгәрданова, “Гамбәрия” мәчетеннән хәзрәт  Н.М.Хөсәенов, китапханә дтиректоры Л.Җ.Шәмсунова чакырылды.

V-VIII сыйныф укучылары өчен  “Бүләк” аланында  "Көзге бал" бәйрәме  узды. Барлык класслар да зур әзерлек күрсәтте. Бәйрәмне  бик тә күңелле һәм эчтәлекле итеп  VI б класс укучылары (класс җитәкчеләре  Вәлиева Р.Ф. һәм тәрбиячеләре Хөсәинов Л.Н.)  оештырды.

VIа сыйныф укучысы  Мирзагалиева Ильгина “Сөмбелә -2018” җиңүчесе булды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр.

“Иң сөйкемле” - Галимянова Ясмин  (Vа сыйныф укучысы);

 

“Иң тыйнак” - Габдрахманова Элиана  (Vб сыйныф укучысы);

 

 “Иң уңган” - Галимянова Илнара (VIIа сыйныф укучысы);

 

 “Иң зирәк” - Юнысова Рания  (VIIб сыйныф укучысы);

 

 “Иң җитез” - Фәйзуллина Айгөл  (VIIIа сыйныф укучысы);

 

  “Иң талантлы” - Абдуллина Алия (VIIIб сыйныф укучысы).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International