Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр. Тиешле карар Татарстан Дәүләт комитетының Тарифлар буенча килештерү комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу карар нигезендә, Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия ала алачак.
Моңа кадәр республикада төбәк стандарты 21 процентны тәшкил иткән иде.
“Трассаның озынлыгы 400 м, гомум мәйданы 100 гектар булыр дип уйлыйбыз”, - диде Гарипов. Тау чаңгысы спорт комплексы районның Сабантуй уза торган мәйданы белән универсаль спорт комплексы янындагы урынны билиячәк.
Бүген – 13 ноябрь көнне хакимият бинасында - киңәшмәләр залында муниципаль район Советының бюджет, салымнар, финанс мәсьәләләре, законлылык һәм хокук саклау буенча комитетларының утырышы узды. Анда район Советының чираттагы 32 нче утырышы көн тәртибенә тәкъдим ителәсе мәсьәләләр каралды.
Чаллыда узган социаль ярминкәдә Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман муниципаль районнарның социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары һәм социаль ярминкәне оештыручы “Перспектива” ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Актаныш районын Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы тәкъдим итте.
“Без-дөнья ул!” республика медиаконкурсы яшьләр арасында мәдәниятара һәм конфессияара диалогны үстерүгә, Татарстан Республикасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны саклап калуга юнәлдерелгән контент эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итә.
Дәүләт Думасы авыл хуҗалыгын үстерү турында һәм Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында федераль законнарга өченче, ахыргы, укылышта үзгәрешләр кертте, алар сәүдә челтәрләре өчен һәм сәүдә челтәрләренә азык-төлек товарларын китерүне гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен азык-төлек товарларын утильләштерү яисә юкка чыгару белән бәйле чыгымнарны кайтаруны тыя.
13 ноябрь көнне 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар элемтә көне» үткәрә.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти- Багаутдинов Азат Фирдәвис улы һәм әнисе- Багаутдинова Алина Рәуф кызы көтеп алынган дуртенче балалары - улларына Замир исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.
Зәйнең балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү педагоглары өчен техник юнәлештәге авиамодель эшчәнлеге буенча республика семинары булды. Аңа республика район-шәһәрләреннән өстәмә белем бирү педагоглары чакырылды. Кунаклар иҗат йорты, аерым алганда техник юнәлештәге авиамодель эшчәнлеге белән якыннан танышты, мастер-класслар аша очкыч ясау һәм аларны ясау үзенчәлекләре буенча мәгълүмат алды.
2016 елдан үзәк китапханә хезмәткәрләре, яңа китап укучылар булдыру максатыннан, “Күчмә китапханә”не кабаттан хәрәкәткә китерде. Шул уңайдан алар үзәк хастаханә, социаль яклау бүлеге, хәрби комиссариат, мәгариф һәм мәдәниятнең үзәкләштерелгән бухгалтериясе белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Һәр ай саен андагы хезмәткәрләрнең сораулары буенча китап, журналлар алып баралар, китапханәчеләр үзләре дә яңа китаплар тәкъдим итәләр. Төрле темага багышлап күргәзмәләр тәкъдим итәләр, күзәтүләр, җанлы әңгәмәләр оештырыла. 8-12 ноябрь аралыгындагы мондый очрашулар Г.Галләмова, А.Әхмәтгалиева, К.Җәмит, Р.Сәләхив, Шәйдуллина-Морат, Г.Сафиуллина китаплары буенча оештырылган иде. Китап укучылар үзләренә кирәкле китапларны сайладылар.