ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

2018-2019 уку елы ахырына якынлашкан көннәрдә Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныфы укучыларына таныклыклар тапшырды.

Быел андыйлар саны 78. Сәнгать мәктәбендә укучы 537 бала өчен дә истәлекле булды 17 май  көне. Вокал, хореография, рәсем һәм театр сәнгате белән тирәнтен шөгыльләнгән балалар Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында әти-әниләре алдында сынау тотты, остазлары белән ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәтте.

Мәдәният йортына килеп керүгә сәнгать мәктәбенең үзендә һәм аның авыллардагы 9 филиалында рәсем сәнгате буенча укучыларның иҗади эшләре-картиналар куелган иде. Кадет-интернат мәктәбенең - тынлы,  Аккүздәге  халык уен кораллары ансамбле бәйрәмчә дәртле итеп халык һәм композиторларның әсәрләрен башкарды. “Тамчы”, “Умырзая”  вокаль ансамбльләре, аерым яшь башкаручылар, баян, фортепиано, гитара, флейта, саксофон һ.б уен коралларында уйнаучылар, “Ак инеш”, “Шатлык”, “Асылташ” бию коллективлары халыкара, Рәсәй һәм републикакүләм “Планета талантов”, “Йолдызлык”, “Без бергә”,  “Чаллы дусларын җыя”, тагын бик күп конкурсларда җиңү яулап кайтты. Районда оештырылган барлык чаралар сәнгать мәктәбенең яшь йолдызлары катнашында үтә.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районның мәдәният-сәнгать җитәкчеләре белән берлектә укучыларның иҗат концертын карады, коллективка рәхмәтен белдерде. “Үзебезнең балаларның сәләтенә сокланып утырдым. Вокал юнәлеше зур үсеш кичерә, балаларга өйрәтелә торган уен коралларының төрләре арткан, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Илфак Ибраһимов әзерләгән шигъри спектакль балаларның сүз сәнгатенә сәләтен ача. Биюләрнең күпчелеге эстрада стилендә. Киләчәктә халык биюләрен дә күрәсебез килә. Актанышта бии белмәгән кеше юк. Егетләрне дә  ансамбльләргә тартырга кирәк”, -  дигән фикерен белдерде. 

Концерт ахырында ата-аналар укытучыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров аеруча зур уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.


19
май, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, матбугат чараларында  эшләүче хезмәткәрләр,  хәбәрчеләр, блогерлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Район һәм республика тормышында барган вакыйгаларны, көндәлек хәбәрләрне  оператив һәм объектив чагылдырып баруда, көнүзәк проблемаларны актуаль яктыртып, аның чишелешен эзләүдә, нәтиҗәлелеккә ирешүдә, киң җәмәгатьчелектә социаль-сәяси фикер формалаштыруда сезнең хезмәтегезне югары бәялим.   

Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү сездән киңкырлы белем, тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалануны таләп итә. Елдан-ел камиллеккә омтыласыз. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешебезне газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Һәр сүзегезгә сак карашыгыз, җаваплылыгыгыз укучыларыгызга, тыңлаучыларыгызга, караучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз, шәхес буларак дөньяга карашыгыз турында да  сөйли.

Районыбыз эшчәнлеген өлгер, оператив яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында  ышанычлы элемтә булдыруда  куйган иҗади хезмәтегез өчен  рәхмәтем һәм хөрмәтем зур. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.


18
май, 2019 ел
шимбә

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 17 май көнне 25 форма киңәшмәсе узды. Чарада җирлекләрдәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар анализланды.

Актаныш  районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең эшчәнлеге турында “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узган 25 форма киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды.

Актаныш районында 83 авыр гаиләдә 178 бала тәрбияләнә. Рейд вакытында Пучы җирлегендәге дүрт гаиләнең яшәү шартлары тикшерелгән.

Ләйсән Фоат кызы профилактика органнарының авыр гаиләләрне ачыклау өстендә эш алып баруы турында да ачыклык кертте киңәшмәдә. Эш оештыру буенча барлык профилактика органнары белән җыелыш үткәрелгән, аларның эшчәнлеге барланган, булган кимчелекләрне бетерү максатында бурыч-максатлар куелган. Айга бер тапкыр бүлек башлыклары, җитәкчеләр белән СОП базасында эшләү буенча мониторинг үткәрелеп барыла.

Сигнал картасы баланың,  ата-ананың социаль яктан куркыныч хәлдә калуын күргән, белгән очракта профилактика органнары тарафыннан СОП базасына кертелә.

 

 


17
май, 2019 ел
җомга

2019 елда яңа "Дача конституциясе" дип аталган федераль закон үз көченә керде. Бу закон  бакчачылар тормышына шактый үзгәрешләр кертте. Йорт яны хуҗалыклары хуҗаларының да сораулары туа, алар дача сезоны ачылу белән аеруча актуальләшә.

"Кайнар элемтә" Росреестрның Федераль кадастр палатасы тарафыннан оештырылган шәһәр читендәге күчемсез милек хуҗаларына хокукый ярдәм Бөтенроссия атналыгы кысаларында үткәрелә. 

Бакча участокларында нәрсә төзергә була? Дачада ничек теркәлергә? Теплицалар өчен салым түләргә кирәкме? Артык салым түләүне ничек булдырмаска? Штраф нинди очракларда түләнә? Скважиналар һәм коеларны лицензияләргә кирәкме? Үз төзелеш нәрсә ул? Бакчачыларның шушы һәм башка мөһим сорауларына белгечләр җавап бирәчәк. “Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 514-90-77 (доб.2293) 23 майда  8.00 – 15.00 сәгатьләрдә  эшләячәк.

Актаныш авыл хуҗалыгы тармагында терлекчелек тармагы эшчәнлегендә апрель ае буенча һәм ел башыннан эшчәнлеккә нәтиҗә бүген – 17 май көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында ясалды.

Район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш белгечләре, фермерлар, авыл җирлеге башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында үтүче әлеге киңәшмә һәр айны Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында үтә.

Иң элек, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләре буенча шәхси хуҗалыкларда мал асраучыларның, фермерларның апрель аенда малларның сакланышы, алар саткан сөт күләме һәм сатылган сөткә түләү суммалары белән таныштырды. Шунысы сөенечле, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал санын ишәйтүгә теләк белдереп, быел 45 гариза кергән. Әлеге субсидияләрне кайтаруда район җитәкчелеге, идарә белгечләре, авыл җирлеге башлыклары бергәләп эш оештыра, мөмкинлекләр тудыра.

Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәялүче рейтингта апрель ае нәтиҗәләре буенча Иске Сәфәр, Аеш, Такталачык җирлекләре үсеш күрсәтте. Беренче урынны яулаган Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдиновага район башлыгы Энгель Фәттахов "Ат" сынын тапшырды.

Район хуҗалыкларындагы айлык эшчәнлеккә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров анализ ясады. Баш саннарының сакланышы, акча кереме, ит-сөт җитештерү белән таныштырып, эш барышын ул хуҗалык фермалары мөдирләренең эшчәнлеге аша анализлады. Ит-сөт җитештерүдә беренче өч урынны алучы ферма мөдирләре һәр ай саен район башлыгының махсус премиясе белән бүләкләнә, монысында да җиңүчеләргә премияләр тапшырылды. Район башлыгының максатчан премиясе хәзер нәтиҗәле эшчәүче фермерларга да тапшырыла. Апрель ае йомгаклары буенча Чалманараттан Исфария Яппаровага, Чуракайдан Илфак Камаловка, Түкедән Зөбәрҗәт Нуретдиновка да Энгель Нәвап улы премияләр тапшырды.

Хуҗалыклар арасында апрель ае нәтиҗәләре буенча “Ташкын” хуҗалыгы беренчелекне яулады. “Ат” сынына хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов ия булды.

Җәйләүләрнең әзерлеге буенча җиңүче хуҗалыклар да бәян ителде киңәшмәдә. Беренче урында "Ташкын" хуҗалыгының Иске Байсар, икенче урында "Әнәк" агрофирмасының Иске Кормаш, өченче урында "Нур" хуҗалыгының Уразай җәйләве.

Энгель Нәвап улы май-июнь айларында җәйләүләрдә  терлекләрне көтү һәм ашату буенча  да фикерләрен әйтеп, сөт җитештерүне арттыруда планлы эшләргә кирәклеген дә искәртте.

Җәйге чор - һәр тармакта да киеренке, тынгысыз вакыт. Алдагы атнадан терлек азыгы әзерләүче техникаларның әзерлеген карау буенча да комиссияләр үз эшен башлаячак. Уракка чыгучы комбайннарны әзерлек сызыгына куярга да санаулы көннәр генә калып бара.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр, яшен.  Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 17 м/с кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+9 º.

Көндез максималь һава температурасы +14..+16 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр, яшен, урыны белән яңгыр һәм боз явачак. Көндез урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +5..+10 º.

Көндез максималь һава температурасы +12..+17 º.

Дәүләт Думасы Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына законсыз миграция белән көрәшкә юнәлдерелгән төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләрне шәрехләде:

"Кызганычка каршы, бүген шундый  компанияләр эшчәнлеге киң таралыш алды, алар консультация хезмәтләре күрсәтү рәвешендә мигрантларга законда каралган процедураларны урап үтеп эшләнгән документлар тапшыралар. Ул документлар Россиягә керергә һәм яшәргә нигез булып тора. Шул ук вакытта турыдан-туры оештыру белән шөгыльләнмәгән, ә бары арадашчылар буларак катнаша торган затлар еш кына җаваплылыктан китә. Шулай итеп, закон проекты миграция хокук бозулар өлкәсендә хокук куллану практикасын камилләштерүгә юнәлдерелгән».

Җинаять кодексының «Законсыз миграцияне оештыру» маддәсен яңа квалификацияле билгеләнү белән тулыландыру тәкъдим ителә. Мондый хокук бозулар өчен 500 мең сумга кадәр штраф белән җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный.

Закон проекты шулай ук кирәкле документларны законсыз алуда арадашлык өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.

 Чит ил гражданының яисә РФ территориясендә гражданлыгы булмаган  затның керүенә, шулай ук  Россия территориясе аша транзит йөрү өчен кирәкле документларны законсыз алуда арадашлык өчен дә җинаять җаваплылыгы  каралачак. Моның өчен 200 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару, яисә шул ук вакытка иректән мәхрүм итү каралган.

 

2019 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр   кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге 3-09-62, (88552) 32-06-78 телефоннарында  - балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, 2019 елның 5 июненнән 19 июненә  кадәр  вакыт аралыгында балалар ялы буенча  “Кайнар элемтә” оештыра.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 4-9 метрга кадәр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр, яшен булганда секундына 15-20 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +15..+17 º.

Көндез максималь һава температурасы +22..+24 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Яңгыр, урыны белән көчле. Урыны белән яшенле яңгыр, боз. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 4-9 метрга кадәр, көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр, урыны белән секундына 20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18 º.

Көндез максималь һава температурасы +21..+26 º.

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты иң   зирәк, иң акыллы, иң җитез, иң булган, гимназия исемен бөтен республикага, районга мактаулы яктан таныткан талантлы укучыларны хөрмәтләү тантанасы оештырды.

“Уңышка юл” алдынгыларны бүләкләү тантанасында уку йортының барлык укытучы-тәрбиячеләре, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты. 2018-2019 уку елына йомгак ясалды, алдагы уку-укыту эшчәнлегенә максатлар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International