ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Актанышта мөселман ярминкәсе, Китап бәйрәме, Гамил Авзалның туган көне - фоторепортаж.

Казан буенча:

Болытлы, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшен. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 6-11 метрга кадәр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр, көндез 13 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+8 º.

Көндез максималь һава температурасы +12..+14 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән көчле, урыны белән яшен. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 6-11 метрга кадәр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11 º.

Көндез максималь һава температурасы +11..+16 º.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, көчәйгәндә 16 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +10..+12 º.

Көндез максималь һава температурасы +19..+21 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+12 º .

Көндез максималь һава температурасы +19..+24 º.

Айның һәр беренче сишәмбесендә Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне үткәрелә. Агымдагы елда прокуратурага эшмәкәрлек җәмәгатьчелегенең 34 вәкиле мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да кызыксындырган мәсьәләләр буенча федераль законнарга нигезләнгән тиешле аңлатмалар алдылар,  бозылган хокукларын яңадан кайтару буенча чаралар күрелде.

Мотоблок нигә кирәк? Бу сорауга җавап, бәлки, ачыктан-ачык та күренеп торадыр. Ләкин беркайчан да мотоблоктан файдаланмаган кеше өчен ул гаять мөһим булырга мөмкин. Мотоблок – ул зур һәм чагыштырмача кыйммәт булмаган, күп функцияле машина. Мотоблок сайлаганда, аның тракторга түгел, ә көрәк белән китмәнгә алмаш булуын истә тотарга кирәк.

Мотоблок – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге универсаль агрегат, аңа кирәкле эш җайланмаларын беркетеп, дачаларда һәм фермер хуҗалыкларында уңышлы гына файдаланырга мөмкин. Әлеге җайланма кырда яки бакчадагы эшләрне җиңеләйтү өчен булдырылган.

Әгәр сезнең 6 сутыйдан артык җир кишәрлегегез булса, анда яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр өчен туфрак әзерләве бер дә җиңел хезмәт түгел. Җирне мотоблок белән эшкәртүе күпкә җиңелрәк. Моннан тыш, сөрү, туфрак йомшартудан тыш, күп кенә башка операцияләрне башкара торган агрегатлар да бар.

Сатып алыр алдыннан, иң элек, үзегез өчен кайсы мотоблок кирәк булуын тәгаен аныклагыз: профессиональ булсынмы ул яки һәвәслек өчен генә кирәкме? Әгәр бакчагыз иң күбе 7 сутый булса, кыйммәтле машинага чыгым тотуы урынлы да булмас. Андый очракта һәвәскәрләр мотоблогына өстенлек бирергә мөмкин. Ә инде бакчагыз 20 сутый һәм аннан да зуррак икән, сезнең өчен ярымпрофессиональ мотоблок кулай булачак.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Актанышта рамазан ае сөенечле вакыйга белән башланды. 11 май көнне Башкортстан чигендә республиканың беренче мәчете - "Наил" мәчете районда 55 нче мәчет булып ачылды. "Протон" җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуртдинов гаиләсенең районда төзегән өченче мәчете ул. Беренчесе аның Пучы янындагы юл мәчете булса, икенчесе - Актанышта 57 бистәдә Мәүлид мәчете. Мәчет ачылуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашып, бертуган Ренат һәм Илшат Нуртдинов гаиләләренә Рәхмәтен белдерде. Нуртдиновлар уздырган ифтар ашында да катнашты ул.

21 май – бүген Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1097 ел тула. Әлеге тарихи вакыйганың чагылышын, чорлар авазын 14 май көнне Актаныш халык театры Камал сәхнәсендә Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи романын сәхнәләштереп уйнап, тамашачыга күрсәтте. Актаныш куйган тарихи спектакльдә Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүендә Алмыш ханның зирәклеге, идарәчелеге калку күрсәтелде. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның спектакльдә уйнаучы артисларның хезмәтен бәяләп, Рәхмәт хаты тапшыруы да 20 май көнне Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе алдыннан булды. Тарихны белгәннең киләчәге дә ышанычлы.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча чираттагы атналык киңәшмә бүген – 20 май көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узды.

Энгель Нәвап улы, иң элек, шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче Аеш авыл җирлеге башлыгы Айгөл Илгиз кызы Фазлыкаеваны, район ветераннар советы рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыевны тәбрикләде.

Күпьеллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйган Татар Суыксуы авылы җирлеге башлыгы Рәсүл Газиз улы Харисовның лаеклы ялга китүе сәбәпле, хезмәтен хөрмәтләп, Энгель Нәвап улы район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Рәсүл Газиз улы озак еллар дәвамында бергә эшләгән җитәкчеләр коллективына, район башлыгына үзенең ихлас рәхмәтләрен белдереп саубуллашты.

13-14 май көннәрендә Казанда Г.Камал театрында Актаныш театр көннәрендә чыгыш ясаучы Киров һәм Актаныш халык театры артистлары куйган спектакльләрне югары бәяләп, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов актерлык осталыклары белән сәхнәдә тудырган образлары өчен үзешчән артистларыбызга һәм театр коллективларына Рәхмәт хаты тапшырды.

18 май көнне Актанышта Татарстан мөфтие урынбасары – Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашында район башлыгы җитәкчеләр өчен ифтар уздырды. Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, киңәшмәдә чыгыш ясап, рамазан аеның фазыйләтләре белән таныштырды, Актанышта Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көнаралаш ифтар үткәрелүен дә бәян итте. Энгель Нәвап улы әлеге күркәм башлангычны һәр җирлектә дә өлге итеп алырга тәкъдим итте. Район җитәкчесе шулай ук районкүләм ифтарның быел 31 майга билгеләнүен һәм анда мәртәбәле кунак буларак Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт катнашачагын да белдерде.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан матбугаты көне уңаеннан “ТАТМЕДИА” җәмгыяте филиалы “Актаныш-информ” хезмәткәрләре – газета, радио, телевидение, сайт журналистлары белән очрашты.

Журналистлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.

Энгель Нәвап улы район массакүләм мәгълүмат чараларында элек-электән көчле журналистлар эшләвен билгеләп үтте, бүгенге конкуренция шартларында да үз йөзегезне, үз фикерегезне булдыруда эзләнәсез, лаеклы хезмәт куясыз, диде. Хәзердән үк максат-бурычлар куеп, хәбәрчеләрне дә актив эшчәнлеккә тартып, төрле бәйгеләр үткәреп, аларга йомгакны киләсе Матбугат бәйрәмендә ясарга тәкъдим итте. Актанышның үз “Бәллүр каләм” ияләре булырга тиеш, диде ул.

Энгель Фәттахов күпьеллык лаеклы хезмәтләрен бәяләп, телевидение журналисты Регина Сәлаховага – Актаныш район башлыгының Мактау кәгазен, радио журналисты Әлфия Габделкәбировага Рәхмәт хатын, “Актаныш таңнары” газетасы журналисты Рузилә Хәсәновага Түбән Кама электр челтәренең Мактау кәгазен тапшырды.

 

17-19 май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы федерациясе Президенты кубогына Татарстан авыл районнары волейбол ярышларының Кама аръягы зона уеннары узды. Әлеге ярышта Актаныш волейбол командасы матур уен күрсәтеп, өченче урын яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International