ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр, томан, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +10..+12 º.

Көндез максималь һава температурасы +23..+25 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+13 º.

Көндез максималь һава температурасы +21..+26º.

2019 елның 23-24 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Советының, Иҗтимагый Палатаның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек комиссиясенең Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы белән берлектә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының 10 еллыгына багышланган күчмә киңәйтелгән утырышы узды.

23 май көнне Пучы авылында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы әгъзалары Шәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиев йорты-музеенда һәм Актаныш районының картлар йорты-интернатында булдылар, анда бүләкләр тапшырдылар.

24 май көнне Иҗтимагый Палата әгъзаларының Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, районның яшьләр активы, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре белән очрашуы барышында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятен формалаштыруда Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының роле, җирле үзидарә системасында иҗтимагый контроль роле турында фикер алыштылар. Иҗтимагый Палата әгъзалары иҗтимагый советларның социаль өлкәдә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Чара барышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Палата рәисе урынбасары Гөлзада Руденко, мәгариф һәм фән буенча комиссия рәисе Римма Гыйльмеева, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе Кузьма Морозов, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, Җәмәгатьчелек советлары белән хезмәттәшлек буенча комиссия рәисе Валентин Паймухин, палата әгъзасы, Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфира Хафизова, палата әгъзасы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы Советы рәисе Тимур Кадыйров, «Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Аппараты» ДКУ җитәкчесе Зөлфия Сафина чыгыш ясадылар.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының «Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесе белән - Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының һәм Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы активистлары һәм Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы рәисе  Зәмфирә Хафизова бүләкләнде.

 

24 май көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районында яшәүче сыендыручы һәм опека гаиләләренең әти-әниләре Яр Чаллы шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү, сыендыручы гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге белгечләре белән очрашуга килделәр. Очрашуны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды,  сыендыручы гаиләләрнең сорауларына җавап бирде. Район җитәкчелегенең балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда килеп чыккан проблемаларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотачагын  искәртте.

Яр Чаллы шәһәреннән килгән Галина Сатаева җитәкчелегендәге белгечләр “Сыендыручы гаиләләргә ярдәм күрсәтү: авырлыклар һәм аларны чишү юллары” исеме астында күчмә укыту семинары программасы буенча укыту оештырдылар. Әти-әниләргә хокукый, психологик киңәшләр бирелде, борчыган сораулар буенча гаиләләргә шәхси консультацияләр оештырылды.

Очрашу ахырында опека бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова опека бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырды, сыендыручы һәм опека гаиләләренең әти-әниләренә балаларны тәрбияләүдә сабырлык һәм игътибарлылык теләде.

Очрашу сыендыручы гаиләләр өчен эчтәлекле һәм файдалы булды.

 

2019 елның 20 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Актаныш районында профилактика эшен оештыруны өйрәнү буенча сәфәр кылды.

Эш йомгаклары буенча юстиция министрының беренче урынбасары А. Г. Галимов, район башкарма комитет җитәкчесе И. Ш. Бариев рәислегендә Актаныш районы прокуроры урынбасары Р. Б. Заһретдинов, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның профилактика субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең эш нәтиҗәләре әйтелде,  җитешсезлекләр турында фикер алыштылар, аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.


26
май, 2019 ел
якшәмбе

26 май - бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кандидатлар өчен алдан тавыш бирү бара. Актаныш районында тавыш бирү 7 хисап участогында уза. Актанышта "Яшьлек" һәм район мәдәният йорты, Яңа Әлем, Иске Байсар, Пучы, Тат.Суыксуы, Такталачык сайлау участоклары 8.00-20.00 сәгатьләрдә алдан тавыш бирүчеләрне кабул итә. Райондашлар бик актив. Иртәнге 10 сәгатькә барлык  22 789 тавыш бирүченең  30 проценттан  артыгы тавыш биргән инде.

Бүген 26 майда Бердәм алдан тавыш бирү көнендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан 16.005.01 хисап участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде. Алдан тавыш бирүнең үзенчәлеге шунда, сайлаучы берничә яисә хәтта барлык кандидатлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Алдан тавыш бирү турында күбрәк PG.er.ru. алдан тавыш бирү сайтының «Үз участогыңны табу» өстәмә битендә белергә була.

Хөрмәтле Актаныш районы эшмәкәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Елдан-ел яңа хезмәт күрсәтү һәм җитештерү төрләрен барлыкка китерүче эшмәкәрләребезнең утыз ел дәвамында үз эшләү тәҗрибәләре барлыкка килде. Шәхси эшчәнлек буларак ачылган сәүдә-җитештерү төрләре сәнәгатьтә үз йөзен булдырган предприятиеләр булып үсеп җиттеләр. Гел хәрәкәттә, эзләнүдә сез. Яңа идеяларны, яңа фикерләрне тормышка ашырасыз, үз эшегез белән район икътисадын әйдәп барасыз. Сезнең эшчәнлек кыю фикерле, кулы эш беләгән райондашларга да этәргеч бирә.

 Заман яңарышларыннан хәбәрдар булуыгыз, креатив фикерләвегез сәламәт көндәшлек барлыкка китерде. Гаиләләрегез белән үз эшегезне булдыруыгыз Актанышның киләчәген бүгеннән билгели. Җитештерү тармагында да сайлап алу мөмкинлекләрен киңәйтүдә таянычыбыз сез безнең.

Районда 234ваклап сату, 20  җәмәгать туклануы, 50 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе, 1 базар эшли. Үзегез, үз эшегез һәм хезмәткәрләрегез өчен җаваплылык алып,  яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәсез, хәйрия акцияләрендә катнашасыз. Рәхмәт сезгә!

Кече һәм урта бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр табуда  һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар белән  ярдәм итүдә дәүләт булышлыгы белән беррәттән, район үз программасын да булдырды. Киләчәктә дә сезнең белән фикерләшеп эшләрбез, матур нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Киләчәктә дә бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрегезнең тормышка ашуын, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.


25
май, 2019 ел
шимбә

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +3..+5 ˚, көндез максималь һава температурасы +18..+20 ˚.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр. Җил көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +2..+ 7 ˚, көндез максималь һава температурасы + 18..+23 ˚.

25 май. Актаныш район мәктәпләрендә белем алучы 374 - тугызынчы, 122 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау быел олы юлга фатиха биреп чыңлады.  Мәктәпләребездә киңкырлы белем үзләштереп, үз талантларын төрле өлкәләрдә үстереп, физик яктан да чыныгып, район, республика, рәсәйкүләм бәйгеләрендә җиңү яулап чыныгып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачак алар.

Мәктәпләрдә узган тантаналар барышында төрле бәйгеләрдә урын алган укытучыларга, зур уңышларга ирешкән укучыларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җирлекләрдә районнан катнашучы вәкилләр, укытучылар, әти-әниләр – һәммәсе дә  чыгарылыш сыйныф укучыларына ак юллар, бәхетле киләчәк, зур уңышлар, дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләделәр.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Соңгы кыңгырау тантанасын быел югары сыйныфларда үзе укыган Актанышның 1 нче мәктәбендә каршы алды. Мәктәпне быел тәмамлаучы 92 – тугызынчы, 36 унберенче сыйныф укучысына уңышлар теләде. Бер гасырдан артык бай тарихы булган мәктәп мөгаллимнәренә, бәйрәмдә катнашучы ветеран укытучыларга хөрмәтен белдереп рәхмәт әйтте. Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, баланың киләчәген билгеләүдә мәктәп биргән белемнең әһәмиятен, бергәләп эшләгәндә баланың да үз урынын дөрес билгели алырлык ышаныч белән тәрбияләнүен, мөстәкыйль тормышка аяк басуын билгеләп үтте https://www.instagram.com/p/Bx4OSgzHbDG/ .

Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Рәйлә Гыйздәтуллина фән олимпиадаларында, төрле ярышларда катнашкан, мәктәп данын яклаган җиңүче укучыларга Рәхмәт хаты, акчалата бүләк тапшырды. Мәктәпнең “Ел укучысы” Лилия Зиннуровага җиңүче тасмасы кидерде.


24
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Советының Актаныш районында киңәйтелгән утырышы - фоторепортаж.

Фото - Ләйсән Газизова


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International