10 октябрь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә «Балалар мәсьәләсе» дип аталган гражданнарга хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда (Ленин ур., 98, Әлмәт) 11.00 -15.00 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә. Анда катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне саклауны сайлап алган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.
Актаныш район хакимиятендә эшләп, лаеклы ялга чыккан 34 ветеран белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов бүген чәй табыны артында очрашты. Өлкәннәр көне белән котлап, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде Энгель Нәвап улы ветераннарга. Олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә истәлек бүләкләре дә тапшырды ул. Очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Ветераннарга өйләрендә түгәрәк табын артында балалары, оныклары, якыннары белән очрашып, чәй өстәле артында гапләшү өчен күчтәнәч каплары да әзерләнгән иде.
Погода
1 октябрь, 9.00 - Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган шахмат турниры - Балалар иҗат үзәге
2 октябрь,10.00 - Район җитәкчелегенең ветераннар активы белән очрашуы, Яр Чаллы драма театры чыгышы – Актаныш район мәдәният йорты
3 октябрь,14.00 - Өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча ярыш - Актанышның 2 нче урта мәктәбе
3 октябрь - Карауда булган өлкәннәр белән “Сулау гимнастикасы” технологиясе буенча мастер - класс - Игелек үзәге
4 октябрь,10.00 - Өлкән яшьтәге мөселман хатын-кызлар белән очрашу “Ничек яшисең, мөслимә?” - Җәмигъ мәчете
6 октябрь, 9.00 - Актаныш (ресторан-автовокзал-базар арасы)та, Пучы, Татар Суыксуы җирлекләрендә көзге ярминкә
7 октябрь, 9.00 - Өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча конкурс - Актаныш технология техникумы
8 октябрь, 9.00 - “Батыр” спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы
10 октябрь, 10.00 - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган
вокаль ансамбльләр чыгышы “Жырлыйк әле” - “Яшьлек” мәдәни үзәге
1 -10 октябрь - район үзәк китапханәсендә өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар (аерым план буенча)
1-10 октябрь - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган башлангыч сыйныф укучылары арасында “Безнең ишегалды” рәсем конкурсы - мәгариф бүлеге
1-10 октябрь - Чәй табыны артында өлкәннәр көненә багышланган чаралар, күргәзмәләр оештыру - балалар бакчаларында
1-10 октябрь - Җирлек башлыкларының картлар йортында яшәүче өлкәннәрнең хәлен белүе, тәбрикләүләре - җирлекләрдә
1-10 октябрь - Оешма, предприятие, җирлек ветераннар активлары белән урыннарда чәй табыннары оештыру, медицина хезмәткәрләренең урыннарга чыгып өлкәннәргә хезмәт күрсәтү көннәре, ялгыз яшәүче өлкәннәргә волонтерлар ярдәме.
1-10 октябрь - “Туган як” музеенда өлкәннәр ункөнлегенә багышланган экспозицияләр күргәзмәсе.
10 октябрь,14.00 - Игелек үзәгендә социаль карауда булган балалар, аларның дәү әниләре һәм әтиләре белән “Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына” исемле чара үткәрү.
11 октябрь, 10.00 - Пучы ветераннар һәм инвалидлар йортында “Гәрәбә” клубы әгъзаларының концерт программасы.
Иске Байсар табиблык амбулаториясендә дәвалану бүлеге ачылды.
Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннар!
Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Әлеге көндә без сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Сөйләшү, аралашу, хезмәт коллективларында очрашу ункөнлек дәвамында бәйрәм төсмерен ала. Актив өлкәннәребез очрашу-кичәләрдә, бәйге-ярышларда үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаша, яшь буынга үрнәк күрсәтә. Авыр тормыш хәлендә калучы өлкәннәребез белән дә очрашып, аларга теләктәшлек күрсәтәбез, ярдәм формаларын булдырабыз.
Сезнең бүген дә безнең арада булып, актив тормыш рәвеше алып баруыгызга сокланабыз. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, сезнең тормыш-көнкүрешегезне яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара: яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла. Районыбызда бүген 14 сугыш ветераны, 579 тыл ветераны, 2315 сугыш чоры баласы бар, алар – безнең горурлыгыбыз.
Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтү, ихтирамыбыз безнең. Район үсешенә керткән олуг хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.
Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль район башлыгы
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көньяктан көчле җил көтелә: - 1 октябрьдә төнлә урыны белән 15-20 м/с тизлектә, - 1 октябрьдә көндез, төнлә - иртән 2 октябрьдә секундына 17-22 метрга кадәр җил.
ТР прокурорының гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау һәм кабул итү буенча өлкән ярдәмчесе Азат Хөсәенов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Эльвира Сафина, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина 30 сентябрь көнне Актаныш районына эш сәфәре белән килде.
Иң элек, делегация Пучы мәктәбендә һәм Актаныш кадет интернат-мәктәбендә булды. Алар мәктәптә һәм интернатта туклану, уку, яшәү, тәрбияләү һәм медицина хезмәте күрсәтү шартлары белән таныштылар, балалар белән алып барылган эшчәнлекне өйрәнделәр. Районга килү программасына гражданнарны кабул итү дә кертелгән иде. Республикадан килгән вәкилләр белән берлектә, кабул итүдә Актаныш район прокуроры Рамил Аскаров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.
Район халкы бала хокукларына кагылышлы төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итте. Инвалид бала өчен коляска, махсус аяк киеме алу, алимент юллап алу буенча килеп туган аңлашылмаучанлык, ташламалы дарулар белән тәэмин итү, мәктәпкә балаларны йөртү өчен махсус автобус сорау һәм башка гозерләрне республика прокуратурасы һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе вәкилләре игътибарга һәм контрольгә алдылар.
Кабул итү тәмамланганнан соң, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды, утырышны район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе эше турында аның рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитетының опека һәм попечителлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова җентекләп сөйләделәр. Утырышта сөйләшү конструктив һәм эшлекле характерда булды, район комиссиясе әгъзалары республика ведомстволары вәкилләреннән төрле юнәлешләрдәге эшләрне активлаштыру буенча киңәшләр дә алдылар.
Дәүләт Думасы балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның махсус реестрын булдыру турындагы канунны соңгы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Закон проекты балалар ялы өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә алучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең реестрын интернет челтәрендә һәркем карый алырлык урында урнаштыруны күздә тота. Ата-аналар үз балаларының ялын оештырып, андый хезмәтләр күрсәтүченең ышанычлы булуы турында дөрес мәгълүмат ала алалар".
Оешмалар 2020 елның 1 гыйнварына кадәр тикшерү нәтиҗәләре, балаларны урнаштыру һәм тукландыру, лицензия һәм санэпид-нәтиҗәләр булу турында мәгълүматлар тапшырырга бурычлы, шуннан соң гына әлеге реестрга кертелергә мөмкиннәр.
Тикшерүне уза алмаучылар, дөрес булмаган мәгълүматлар бирүчеләр яисә балалар ялын оештыруда кануннарны системалы рәвештә бозучылар реестрдан төшереп калдырылачак.