Бүген, 6 октябрьдә районыбызның 3 мәйданчыгында – Актанышта, Пучыда, Татар Суыксуында - Халыкара өлкәннәр һәм Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көннәре уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре – фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка арзан бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, салам, печән, тирес алып килгәннәр иде.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары Лиана Сираева, Ләйсән Нурлыева таныштылар.
Ярминкәне карап чыккан район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатлы һәм арзан хакта булуын билгеләп үтте. Ярминкәдә бүген иң күп сорау икмәккә булды. Халык соравын искә алып, икмәк сату алдагы атнада да оештырылачак.
Татарстан Республикасы буенча
“Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!
Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәтемне белдерәм.
Үзенең тормышын, бар гомерен, яшәү халәтен, уй-хыялларын мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата һәр кайсыбызның хөрмәте дә, ихтирамы да зур. Чөнки укытучы - безне олы тормышка җитәкләп алып керүче, безгә юл күрсәтүче, үзебезне аңларга һәм үз урыныбызны табарга ярдәм итүче, һәрвакыт янәшәбездән баручы остаз. Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Заман тизлеге, техник яңарышлар, цифрлы дөнья укытучыга һәм тәрбиячегә бүген яңадан-яңа максатлар куя. Белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, без үзебез дә даими эзләнергә, белем алырга, балаларны да шуңа өйрәтергә омтылып хезмәт куябыз.
Районыбыз мәгариф системасы республикада әйдәп баручы һәм үрнәк күрсәтүче мөгаллимнәре белән данлыклы. Балаларга балалар бакчасында тәрбия һәм башлангыч белем нигезләрен өйрәтүдә, мәктәпләребездә һәр юнәлеш буенча киңкырлы белем бирүдә, һөнәри уку йортында берничә һөнәр үзләштерүдә системалы эшчәнлек булдырылды. Балаларыбызны киләчәк заман өчен бүгеннән әзерләүдә директорлар корпусы, укытучылар, тәрбиячеләр белемнәрен яңартып, яңа мөмкинлекләрне үз хезмәтләрендә кулланып эшли. Үрнәк эш тәҗрибәләре проект буларак камилләшә, билгеле формага салына һәм мәгариф үсешендә яңа модель буларак тәкъдим ителә. Тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызның фидакарь эшчәнлеге республика һәм рәсәйкүләм танылу ала. Мәгариф системасының камилләшүендә республика һәм ил җитәкчелеге куйган бурыч-максатларга ирешүдә Актаныш район мәгарифенең яңа моделен булдыра.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар! Сезнең һәр шөгылегез, һәр дәресегез балаларны, укучыларны яңа белемнәргә, яңа эзләнүләргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте, яңадан-яңа уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим! Һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык булсын. Һөнәри бәйрәмегез белән!”
Укытучылар көнен Актаныш районы быел да күркәм уңышлар белән каршы алды. 44 ел дәвамында балаларга башлангыч белем бирүдә хезмәт куючы – шуның 38 елын Актанышның 1 нче мәктәбендә балаларга белем бирүче Дилара Дуглас кызы Хөббетдиновага Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеме бирелде. Аны кичә республикада узучы Укытучылар көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.
Мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялланган Дилара Дуглас кызы: “Һөнәремә тугрылыклы булып, хезмәтемне яратып башкарам. Укыту барышында һәрвакыт кызыксынучан, белемгә омтылучы тырыш балалар, аларның акыллы, сүз тыңлаучан, тәрбияле әти-әниләр генә очрады, хезмәт коллективым бик әйбәт. Халык укытучысы исемен миңа ышанып тапшырдылар, әлеге исем тагын да зур йөкләмәләр бирә. Хезмәттәшләремне, барлык укытучыларның Укытучылар көне белән тәбрик итәм,” – дип, фикерләре белән уртаклашты.
Бәйрәм тантанасында һөнәри осталыкка ирешкән укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары хөрмәтләнде.
Мәгариф хезмәткәрләрен Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Алишев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.
Бәйрәмдә шулай ук “Ел укытучысы” бәйгесенең җиңүчеләре дә бүләкләнде.
Мәгариф хезмәткәрләренә Әнвәр Нургалиев җырлары, районыбыз сәнгатькәрләре һәм балаларыбызның җыр-биюләре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективының Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган "Күрәсем килгән иде" спектакле бәйрәм бүләге буларак тәкъдим ителде.
Актаныш мөгаллимнәре КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев белән очрашты.
4 октябрьдән Актанышта “Агач утырту көне” акциясенең көзге этабы башланды. Җиңүнең 30 еллыгы урамында – 13, Комсомол урамында 47 төп чыршы утыртылды. Әлеге районкүләм чарада бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.
Бүген агач утырту өмәсендә “Лачын”, “Иман” спорт мәктәпләре, район газ оешмасы, УНКВ, район авыл хуҗалыгы идарәсе, ТБО оешмасы хезмәткәрләре агач үсентеләре утырта.
“Агач утырту көне” акциясе дәвамында район үзәгендә һәм авылларда агач утырту өмәләре ай дәвамында барачак. Актанышта шушы көннәрдә 57 бистәсенә чыккан юл буенда 1000 төп нарат, базар алдында 55 төп зәңгәр чыршы утыртылачак. Аскы Актанышка төшкән юл буенда, район янгын сүндерү хезмәте бинасы, үзәк котельный тирәсендә дә агач үсентеләре утыртылачак.
Бүген Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында халыкара Укытучылар көненең бәйрәм тантанасы узды.
Республика укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлады. Котлаулар шоу-тамаша һәм танылган артистларның чыгышы белән үрелеп барды. Чарада район укытучылары Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә катнашты.
Актанышның беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Дуглас кызы Хөббетдиновага "Татарстан Республикасының Халык укытучысы" дигән мәртәбәле исем бирелде. Бүләкне Президент үзе тапшырды. Мөгаллимгә киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова “Мәгариф” милли проектында җиңеп, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген тикшерүне, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт бәягә тикшерергә тәкъдим итәләр.
Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар югары хак сорап, пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язарга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар берничә мең сумлык хезмәт күрсәтү турында килешү төзиләр. Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә, гражданнар исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре күзәтелек итүче органнарга hәм ведомстваларга юллана диелә.
Әлеге төр гаризалар, закон кысаларында, пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-берсеннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә акча түләргә кирәк.
Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды сайтындагы Гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда үзегезне кызыксындырган мәгълүматны таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.
Шикле очраклар булганда, Актаныш пенсия фондына 074 яки 8(85552) 07411 телефонына хәбәр итү кирәк.
ТР Икътисад министры Фәрит Габделганиев Актанышта эшлекле сәфәрдә булды.
Һәр елдагыча, 1 октябрьдән республикада, шул исәптән безнең Актаныш районында да, Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде.
Ун көн дәвамында Актанышта өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла.
Райондагы бәйрәм чараларына бүген, 2 октябрь көнне, Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында старт бирелде. Биредә район җитәкчелеге Актанышның үсешендә тирән эз калдырган, аның якты киләчәге өчен зур көч куйган өлкәннәр, ветераннар белән очрашты.
Чакырылучылар арасында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре дә, авыл башлыклары да, лаеклы ялдагы җитәкчеләр дә, мөгаллимнәр дә, авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә фидакарь хезмәт куйган затлар бар иде.
Беренчеләрдән булып өлкәннәрне район башлыгы Э.Н.Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, алга куйган максат-бурычларны җиткерде. Котлау сүзеннән соң район башлыгы кадерле өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Районыбызның алыштыргысыз буынын Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев тә килгән иде. Ул өлкәннәребезгә Татарстан җитәкчелегенең тәбрик сүзләрен ирештерде.
Чара барышында район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыевның, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйровның, Күҗәкә авыл җирлегендәге башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәскать Хәертдиновның чыгышлары тыңланды.
Бәйрәм уңаеннан өлкәннәребезгә бүләк тә әзерләнгән иде – алар хозурына Яр Чаллы драма театрының Ягъсүф Шафыйков әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Хуш, Агыйдел!” драмасы тәкъдим ителде.