Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында.
Погода
Быел да өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Актанышта спартакиада үтеп, ул декаданың иң масштаблы чарасына әверелде.
Бәйрәм төсмере алган спартакиада өченче буын райондашларыбыз арасында иң көчле җирлек ветераннарын билгеләде.
Картаерга ашыкмаган кадерле өлкәннәребез 8 октябрьдә өстәл теннисы, йөзү, озынлыкка сикерү, дартс, гәүдәне күтәрү, ату, эстафета кебек тугыз ярышны үз эченә алган чарада иң-иңнәрне ачыкладылар.
Спартакиада ахырында шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче өлкәннәребезне, командаларны Актаныш районы Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныштагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зәһинә Исламова тәбрикләде. Аларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Җирлекләр арасында, быел да иң көчле ветераннар командасын Актаныш авылы тәкъдим иткән булып чыкты. Дәрәҗәле икенче урынга Уразай авыл җирлеге өлкәннәре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, өченче урын Актанышбаш ветераннарына бирелде.
Татарстанда аналоглы эфир тапшыруларын бирү 14 октябрьдә туктатылачак. Аналоглы телевидение тапшыруын караучы райондашларыбызны цифрлы канал кабул итергә әзерләү, кирәкле җиһаз алу һәм көйләү буенча 8 октябрьдә район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды.
Хөрмәтле райондашлар, әгәр дә телевизор экранында федераль канал белән янәшә "А"хәрефе тора икән, димәк, аналоглы телевидение эшли, һәм телевизорны цифрлы канал кабул итүгә әзерләргә кирәк. Цифрлы ТВга тоташып, телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен кирәкле җиһазны алдан ук сатып алырга кирәк.
Райондагы 12591 йорт хуҗалыгының 417 сендә аналог телевидение эшли иде. Алар цифрлы телевидениегә тоташып карау өчен кирәкле җиһазлар куеп бетерелде диярлек. Шуларның 52 сенә махсус сатып алынган приставкалар өчен район социаль яклау бүлеге тарафыннан компенсация түләнгән.
Сораулар туган очракта, 3-44-15 телефонына шалтырату кирәк.
Республиканың Уңыш бәйрәмендә Актаныш районы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, иң күп икмәк үстерүче районнарның берсе буларак, Актаныш икмәге белән каршы алды. Президент алга куйган максатлар - экологик чиста икмәк үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче кооперативлары булдыру юнәлешендә дә безнең районның үз тәҗрибәсе бар.
Уңыш бәйрәме сөенечле мизгелләргә бай булды. Шуларның иң мәртәбәлесе - Марат Готыф улы Әхмәтовка Александр Невский ордены бирелде.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов инстаграмдагы шәхси битендә игенчеләребезне һәм Марат Готыф улын мәртәбәле җиңү белән шәхсән үзе һәм райондашлар исеменнән тәбрик итте.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти-әни Сәетов Ленар Фәвәдис улы һәм Сәетова Гөлчәчәк Марат кызы икенче балалары -кызларына Динә исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти-әнигә республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.
7 октябрь көнне Актаныш технология техникумы базасында өлкәннәребез үзләренең автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте.
Ел саен өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылып килүче чара быел үзенә 11 райондашыбызны туплады.
Район ветераннар советы һәм техникум белән берлектә үткәрелгән ярышларда катнашучыларның иң яшенә 63 булса, иң өлкәненә 87 яшь иде. 90га якынлашып килүче Илгиз ага Нәбиев Актаныш авылында гомер кичерә. Аның машина йөртү стажы 60 елдан артып китә. Иң кызыгы, шушы вакыт эчендә ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штраф салыну очрагын хәтерләми. Үз гомерендә биш машина алыштырган райондашыбыз тормышын автомобильсез күз алдына да китерми. “Ерак араларга чыкмасам да, Актаныш эчендә даими йөрергә туры килә”, - ди Илгиз абый.
Мөдәррис Хәмитов ярышларда катнашу өчен Аккүз авылыннан ук килгән. 1974 елдан бирле тимер ат иярләгән 64 яшьлек райондашыбыз бу чарада лаеклы ялга чыкканнан бирле катнашып килә. 2017 елда Актаныш данын республика күләмендә дә якларга насыйп булган аңа.
Ике өлештән торган бәйгедә катнашучылар билетлар алып, теоретик мәсьәләләр дә чиште, автомобиль йөртү буенча осталыкларын да күрсәтте. Технология техникумында хезмәт куючы Айрат Хаҗиев өлкәннәрне юл хәрәкәтенә кертелгән үзгәрешләр белән дә таныштырды.
Форсаттан файдаланып, өченче буын вәкилләреннән Актаныш үзәгенә куелган светофор хакындагы фикерләрен дә сораштырдым. Алар барысы да бу төр яңалыкның үзәккә бик кирәк булуын белдерде. “Бары тик яхшылап өйрәнәсе генә калды аны”, - дип елмаешты алар.
Ярышларның иң дулкынландыргыч мизгелләре практик өлешкә туры килгәндер, мөгаен. Махсус билгеләр белән чуарланган мәйданчыкта унбер машина аллы-артлы старт сызыгына басты. Һәр секунд кадерле иде бу очракта. Һәм, әйтергә кирәк, бәйгедә берәү дә сынатмады. Билгеләнгән араны өлкәннәребез зур тырышлык һәм үҗәтлек белән үтте.
Бүгенге чарада катнашкан бердәнбер гүзәл зат – Рәмзия Арсланова да ир-атлар дәрәҗәсендә көч сынашты. Машина йөртергә хокук-таныклыгы күптән булса да, Рәмзия ханым автомобиль руле артына моннан 4-5 ел элек кенә утырган.
- Башка хатын-кызларның машинада йөрүен кызыгып карый идем. Үзем дә утырып карарга булдым – булдыра алганымны үз-үземә исбат итәсем килде. Әкренләп өйрәнелә икән, хәзер инде Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә дә үзем йөрим, - ди 62 яшьлек автоханым.
Шактый мавыктыргыч дәвам иткән ярыш ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, аларга дипломнар һәм район ветераннар советының акчалата премияләре тапшырылды.
Беренче урынга лаеклы төстә Котдус Исламов ия булды. Икенче урында –Рөстәм Раянов, өченче урында – Мөдәррис Хәмитов.
Бәйгедә катнашучыларның өчесе сиксән яшьтән өлкәнрәк иде. Аларга да урыннар аерым чыгарылды. Фәндүс Басыйров, Әхнәф Габбасов, Илгиз Нәбиевка бүләкләрне район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев тапшырды.
Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ
"Алмакай" ат утары территориясендә (Югары Каран авылы янында) "Аударыш" буенча Татарстан Республикасының I чемпионаты - атларда көрәш узды. Анда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.
«Аударыш» ның баш инициаторы - "Алмакай" ат сарае директоры Фәрит Нәбиуллин ярыш кагыйдәләрен аңлатты. Ярыш кагыйдәләре буенча ике җайдак та бер-берсен аттан тартып төшерергә тиеш. Төп шарт – билгә бәйләнгән сөлгедән генә тарту.
Чемпионатта катнашучылар 4 авырлык категориясе буенча көч сынаштылар. «Аударыш» җиңүчеләренә дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
"Аударыш" республика чемпионатында катнашып, Рафил Галиев, Риман Ханов үз авырлыкларында аударышта, Илфир Әнвәров утын яруда җиңү яулады.
7 октябрьгә һава торышы.
Актаныш авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итте.