ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында түбәндәге чаралар узачак:

2 октябрь - "Акка кызыл белән"  сөлге күргәзмәсен ачу,

 

3 октябрь -  Пучы урта мәктәбенең ветеран укытучыларына багышланган  "Мәктәбебез җәүһәрләре" исемле  мәдәни чара,

 

4 октябрь - "Чишмә" колхозының элеккеге рәисе Хөсәенов Әхмәтсәви Хөсәен улының тууына 95 ел тулуга багышланган күргәзмәне ачу тантанасы,

 

8 октябрь - Пучы картлар һәм инвалидлар  интернат - йортында яшәүчеләр өчен  "Күңел җылың бүләк ит" мәдәни-күңел ачу чарасы,

 

9 октябрь -  хатын-кызларга  калфак тегү  буенча мастер-класс,

 

10 октябрь -Сынчы, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай һәм М. Җәлил премияләре лауреаты Маликов Васил Малик улының тууына 95 ел тулуга багышланган "Рәссам тормышы" дип исемләнгән видеокүргәзмәлек.

 

26 сентябрь көнне Актаныш Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 5 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Бергәләп киңлектә атлау күңелле" дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Викторина Россиядә балалар туризмы елына һәм Бөтендөнья туризм көненә багышланган иде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары поход өчен рюкзак җыярга, “Рюкзак җый!” коммуникатив уены ярдәмендә  кирәк-яракларны тупларга өйрәнделәр, туган якны өйрәнү буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, «Яшь турист» мастер-классында катнаштылар.

Хөрмәтле кулланучылар-гражданнар!

 

2019 елның 15 октябреннән «Актаныш» УОН һәм «Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү Актаныш офисы яңа адрес буенча эшли башлый. Адресы - Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 68 нче йорт.

Исегезгә төшерәбез, исәп-хисап үзәге кассасыннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияне ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, банкларның үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, «Россия Почтасы» ФДУП бүлекчәләрендә һәм банкларның мобиль кушымталарында түләргә мөмкин.

«Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте

 


29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Фирдәвис Шәемов 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетик кроссның түгәрәк датасын зур юбилейлар белән  каршы алды.

Спорт дөньясындагы  үзенең кабатланмас исемен йөгерү юлларында булдырган якташыбыз, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешче, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче  Фирдәвис Шәемов 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетик кроссның түгәрәк датасын зур юбилейлар белән  каршы алды. Быел үзенең 75 яшьлек  олуг юбилеен билгеләп үткән спорт остасы өчен 2019 ел, чыннан да,  түгәрәк: Аеш мәктәбен тәмамлавына 6 дистә ел үтсә, тормыш иптәше Рәйсә ханым белән гаилә корганына да ярты гасыр, өстәвенә, кросс тарихы да Фирдәвис аганың спортка багышлаган ун елына тиңләшкән.

Чараның рәсми ачылыш тантанасында башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, гомер бәйрәме уңаеннан, Фирдәвис Шәем улына район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау сүзләрен ирештереп, Рәхмәт хатын тапшырды.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Аналитическая и прогнозная информация составлена на основе поступивших сведений от ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

“Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм мәгариф ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Мәгариф өлкәсендә башлангыч белем һәм тәрбия бирүдә сез - беренче юл күрсәтүчеләр. Бала дөньяны танып белүдә, шәхес булып формалашуда беренче адымнарны сезнең белән бергә ясый. Шуңа да бала киләчәген билгеләүдә сезнең хезмәт аеруча да җаваплы. Мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү нәкъ менә балалар бакчасыннан башлана. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек таләп итә. Һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телим."

Тарихи фото - Пучы авылында "Сандугач" балалар бакчасы ачылу тантанасы, 19 ноябрь, 2018 ел.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңарыш кичергән баланс комиссиясенең чираттагы утырышы 26 сентябрь көнне үз эшчәнлеген Актаныш районында җәелдерде. Шунысы игътибарга лаек, район эшкуарларын әлеге яңа формат шактый  кызыксындырган булып чыкты: бүген биредә озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләүчеләрне дә, бу сукмакка яңа гына эз салучыларны да, үзмәшгуль булып теркәлгәннәрне дә очратырга мөмкин иде.

Баланс комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Венера Камалова, Татарстан Республикасы югары һөнәри белем бирү оешмасының стратегик үсеш бүлеге башлыгы Ислам Шәрифуллин, "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы җитәкчесе Тимур Темиргалиев катнашты. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов  рәислегендә оештырылган чарада  республиканың икътисад министрлыгыннан,  “Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды”, Эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты, “Биржа мәйданчыгы”, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге”ннән дә вәкилләр бар иде. Утырыш эшендә шулай ук җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре дә катнашты.

Бүгеннән үк күп балалы гражданнар банкларга 450 мең сумга кадәр ипотека кредитын исәптән чыгару турында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

 

"РФ Президенты Владимир Путин ипотека кредитын түләүче күп балалы гаиләләргә ярдәм итү турында бурыч куйды.Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләрнең ипотека кредитлары буенча бурычларының бер өлешен түләү турында июнь аенда канун кабул ителде.

 

Сентябрьдә Хөкүмәт күп балалы гаиләләрнең ипотекасын түләп бетерүгә акчалата түләүләр кагыйдәләрен раслады. Һәм инде бүген үк 2019 елның 1 гыйнварында өченче балалары туган гаиләләр шундый ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.

-Ел ахырына кадәр чама белән 10 меңнән артык гаилә 450 мең сумга кадәр түләүләр ала алачак, - дип, комментарий бирде Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина.

 

Шул рәвешле, әлеге акчалар ана капиталына өстәмә буларак ипотеканы түләп бетерүгә юнәлтелергә мөмкин.

 

Акчаларны алу өчен программа кагыйдәләре, ипотека кредиты нигезендә документларны банкка җибәрергә кирәк.  «ДОМ.РФ»та мәгълүматлар тикшерелгәннән соң, программа операторы булган Торак өлкәсендә Бердәм үсеш институты ипотеканы тулысынча яисә өлешчә ябу өчен акча күчерә. Әлеге акчалар төп бурыч буенча бурычларны түләп бетерергә юнәлтелә, ә ул 450 мең сумнан ким булганда, калган сумма процентларны түләргә юнәлтелергә мөмкин.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык.

 

Татарстанның  36  муниципаль районыннан конкурска гариза  биргән  132   крестьян  (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ  2 млн сумнан  алып  4  млн  сумга  кадәр  грантларга  ия  булдылар.  Иң күп  җиңүчеләр   Мамадыш районыннан  (8 фермер), Азнакай һәм  Теләче  районнарыннан    (6 шар фермер).

 

Грант алучылар   ит һәм сөт  терлекчелеге, ат  үрчетү, сарыкчылык,  кошчылык,  умартачылык  буенча,  товар  балыгы  җитештерү,  җиләк-җимеш  культуралары  үстерү,  бөртекле,  кузаклы  һәм азык  культуралары  җитештетрү  буенча  проектларны  гамәлгә ашырачаклар. 

 

 «Соңгы  елларда  авыл  хуҗалыгын  автоматлаштыру һәм  авыр  кул  хезмәтен  техника белән алыштыру нәтиҗәсендә  агросәнәгать комплексы  оешмаларында авыл  халкының  эш белән  тәэмин  ителеше  шактый  кими.     Шул  ук вакытта  аларны  эш  белән  тәэмин  итү  проблемасы  барлыкка килә,  шуны  хәл  итүгә  республикада  үзара  бәйле  тулы  бер  чаралар  комплексы  эшли.  Яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  итү  программасы  авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен  яхшыртуга, авыл  халкын  эш  белән  тәэмин  итүгә, авылда  яшьләрнең  эшлекле  активлыгын  арттыруга, авыл  тормыш  рәвешен  саклап  калуга  юнәлдерелә», - дип билгеләп  үтте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов.

 

Министрлык   яңа  эш  башлаучы  фермерларның  акчаларны  максатчан  тотуларын тикшереп  тора,  грантларны  максатчан  файдаланмау һәм (яисә) аларны  алу  өчен  дөрес  булмаган белешмәләр һәм документлар  бирү  фактлары  ачыкланганда, бирелгән  грантларның  бюджетка кире  кайтарылырга  тиешлеген  искәртә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International