ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының XVI ачык слеты узды. Чарада 14 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 200 кеше катнашты.

     Өч көн дәвамында катнашучылар ун төрле дисциплинада ярыштылар, алар арасында Калашников автоматын тулы булмаган җыю-сүтү, кибет кирәк-яраклары, саф әзерлеге, тактик полоса, шулай ук ГТО нормаларын үтәү, һ.б. лар.

      Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы директорның хәрби-патриотик тәрбия буенча урынбасары Фарухшин Дамир Мирзанур улы һәм физкультура укытучысы Гәрәев Зөлфәт Рамил улы җитәкчелегендә 17 команда арасында III урынны яулады, грамота, "Lasertag" алу өчен сертификат, кубок белән бүләкләнде. Һәр катнашучы фитнес-беләзек алды.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

"Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара  форумы  кысаларында    икмәк  пешерү  буенча  ХХ Россия Кубогына  йомгаклар  ясалды,  анда  Россиянең  20  төбәгеннән  24  команда  катнашты. Икмәк  пешерүчеләрнең  һәм кондитерларның һөнәри  ярышларында  Россия  кулланучылар   кооперациясе  оешмаларыннан  һәм  кооператив белем  бирү  системасы  буенча  уку  йортларыннан  7  команда  катнашты.

"Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара  форумында   Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) кооператорлары Икмәк  пешерү  буенча Росия  Кубогына  һәм   “Сдобные изделия" (майга, сөткә  изеп  пешерелгән әйберләр) номинациясендә II дәрәҗә  дипломга  ия  булдылар.   Актаныш  һәм Балык  Бистәсе  районнарының кулланучылар  җәмгыятьләре кооператорлары  «Иң яхшы  Россия  икмәге» бүләкләрен  алдылар.  

Татарстанлыларга  җиңү  җиңел  бирелмәде.   Кубокта  катнашучылар     категорияләр  буенча  бүленгән  иде: икмәк  пешерү  белән  күптән  шөгыльләнүчеләргә, югары  уку  йортлары  студентлары һәм  һөнәри  уку  йортлары  студентларына.   Шартлар  бик  җитди куелган  иде: биш  сәгать эчендә -  ике  төрле  ипи,    майга,  сөткә  изелгән (сдобный) өч төрле   камыр  ризыгы  пешерергә һәм камырдан  космонавтикага  багышланган  арт-объект  эшләргә.    Кооператорлар  бик тырыштылар  һәм үзләрен  иң  яхшы  итеп  күрсәттеләр. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына беренче тапкыр еллык Юлламасы белән мөрәҗәгатьне ике дәүләт телендә җиткерә. Чыгышының беренче өлешен ул татар телендә башлады.

 

“Республика тотрыклылыгының нигезе булып милләтара, конфессияара тынычлык, гражданнарның татулыгы, халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни һәм рухи мирасы тора”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

Ул соңгы арада республикада гражданлык аңы үсеше күзәтелүен әйтте. “Гражданлык аңының югары дәрәҗәдә булуын Дәүләт Советының яңа чакырылышына депутатлар сайлавы раслады”, - диде ул.

 

Гражданлык активлыгы артуының тагын бер мисалы итеп ул сайлаулар алдыннан гражданнардан күп тәкъдимнәр килүен атады. “Республика программаларын тормышка ашырганда аларны исәпкә алу мөһим”, - диде Президент.

 

Бу минутларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерүең дәвам итә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/25/194218/

Татарстанның үзәк район хастаханәләренә 24 сентябрь көнне  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды. Актаныш районы өчен бирелгән машина ачкычын Президент Рөстәм Нургали улыннан район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев кабул итеп алды.

«Татарстанның ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту программасын тәмамлыйбыз. Без ашыгыч ярдәм хезмәте өчен 187 машина, 4 мобиль поликлиника һәм өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен 43 автомобиль сатып алдык. Яңа транспорт табиблар эшенә уңай тәэсир итәр дип уйлыйм», — диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

Быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн сум акча бүлеп биргән.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +3..Һаваның максималь температурасы көндез +3º..+8º. 
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Бүген  - 24 сентябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасы узды. Гран-прига Минзәлә интернат-мәктәбе «Мәрхәмәт юлыннан» проекты белән лаек булды, «Лада Ларгус» автомобиле белән бүләкләнде.

«РИТЭК» ҖЧҖ («ЛУКОЙЛ» ГАҖнең бүлендек предприятиесе) март аенда Татарстан һәм Самара өлкәсендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларының Х конкурсы башлануын игълан иткән иде. Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителде һәм өч номинация: «Экология», «Рухият һәм мәдәният» һәм «Спорт» буенча каралды.

Быел конкурс комиссиясенә 766 гариза кергән, 153 проект җиңүче дип табылган, гомуми грант суммасы 25 миллион.

«РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды конкурсында катнашып, Актаныш районыннан Адай мәдәният йортыннан Эльмира Муллаянова "Чиста чишмә", Пучы авылындагы ветераннар һәм инвалидлар йортыннан Роза Мәрданова "Уңайлы камин", Пучы мәктәбеннән Ләйсән Газизова "Шатлык " халык биюе балалар иҗат коллективына ярдәм итү", район сәнгать мәктәбеннән Сәвия Таһирова "Иҗат коллективларына ярдәм итү" проектлары белән җиңү яулады.

Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәген өйрәнүчеләр форумы узды. «Татар шәһәр бистәсе: үткәне, бүгенгесе, яңарыш һәм үсеш перспективалары» (Россия Федерациясе шәһәрләрендә татар бистәләрен саклау стратегиясе) темасы буенча оештырылган әлеге чара туган якны өйрәнүчеләрнең эшчәнлеген үстерү, Татар шәһәр бистәсе һәм татар халкы турында тарихи-мәдәни мәгълүматларны тарату, республикабызда, төбәкләрдә тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау максатларын үз эченә алды.

Әлеге форумның катнашучысы буларак, миңа Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Голландия вәкилләре белән аралашырга, үзара фикер алышырга туры килде. Көн дәвамында эшләгән секцияләр һәм пленар утырыш барышында без татар авыллары тарихын язганда тарихи-мәдәни мирасны җентекләп өйрәнү, саклау, куллану һәм таныту кысаларында, татар халкының милли традицияләрен, рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, кәсепләрен һәм мәдәниятен үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләдек. “Татар шәһәр бистәсе - урбанизация һәм глобализация чорында татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең төп чыганагы” дип исемләнгән секция утырышында “Диңгез, күл, елга бассейннарындагы татар шәһәрләре торак пунктларында балыкчылык һәм корабчылык (Идел-Урал җирлеге мәгълүматлары буенча)” темасы буенча чыгыш ясадым.

2 октябрь көнне  «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) тәнәфессез, көндезге ялсыз  консультантларның алмаш составы белән үткәрү планлаштырыла:

- "Бердәм РОССИЯ" партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә;

- "Бердәм РОССИЯ" партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә;

- Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Актаныш районы, Актаныш авылы, Юбилей урамы, 4 нче йорт адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә  кизү тору графигы:

Пенсия фонды белгече Сәетов Алмаз Мирсәлим улы              8: 00-9: 30;

Суд приставы Нурлыев Наил Нургаян улы                                9:30-11:00;

Нотариус Янгирова Ләйсән Сөнәгать кызы                             11:00-12:30;

" ТР БТИ " АҖ Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы

Тимирова Энҗе Хавил кызы                                                      12:30-14: 00;

Адвокат Юсупов Родин Долмаган улы                                     14: 00-15: 30.

 

Дәүләт Думасы эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерүнең судтан тыш тәртибен билгеләүче Хезмәт кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

 

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

 

"Әлеге закон проекты белән без гражданнарның хезмәт хокукларын намуссыз эш бирүчеләрдән яклыйбыз. Эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычларны мәҗбүри түләтү мөмкинлеге халыкка тиешле түләүләрне тизрәк алу мөмкинлеге бирәчәк".

 

 

 


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

23 сентябрь көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышты. Иң элек, Энгель Нәвап улы завод җитештергән продукция ассортименты-күргәзмәлек белән танышты. Завод   КамАЗ машиналары өчен 20 төрдә детальләр эшли. Ел саен җитештерү күләме арту  биредә хезмәт куючыларның тырышлыгы, яңалыкка омтылып эшләү нәтиҗәсе.

 

Актаныш агрегат заводы директоры Гадел Хисмәтуллин заводның эшчәнлеге, үсеш темплары, 2019 елдагы перспектив эшчәнлек белән таныштырды, гомуми икътисадый күрсәткечләргә тукталды. Эшчәнлекләренә хисап, анализ ясауны презентация форматында район башлыгына тәкъдим итте.

 

Заводның баш инженеры Фәрит Вәлиев Энгель Нәвап улын хезмәтне саклау мәсьәләләре, җитештерү планнарын үтәү, җиһазларның торышы, 2019 елдагы эшчәнлек  белән таныштырды. Җитештерүне модернизацияләү һәм оптимальләштерү буенча башкарылган эшләр, экономия ясау  турында да сөйләшү барышында бәян ителде. ISO/TS халыкара сыйфат сертификатлары нигезендә продукциянең сыйфатын күтәрүдә дә максатчан эшли завод.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International