“Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм мәгариф ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Мәгариф өлкәсендә башлангыч белем һәм тәрбия бирүдә сез - беренче юл күрсәтүчеләр. Бала дөньяны танып белүдә, шәхес булып формалашуда беренче адымнарны сезнең белән бергә ясый. Шуңа да бала киләчәген билгеләүдә сезнең хезмәт аеруча да җаваплы. Мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү нәкъ менә балалар бакчасыннан башлана. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек таләп итә. Һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телим."
Тарихи фото - Пучы авылында "Сандугач" балалар бакчасы ачылу тантанасы, 19 ноябрь, 2018 ел.