Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 44,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8% ка артык (2018 елда - 41,2 мең тонна).
Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердлау, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Вологда өлкәләрендә, Удмуртия һәм Башкортостан республикаларында, шулай ук Алтай өлкәсендә тәүлеклек сөт сатуның максималь күләменә ирешкәннәр.
Әйтергә кирәк, сөтчелек Татарстанның агросәнәгать комплексында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм буенча комплекслы чаралар уздыруы бәрабәренә, уңай нәтиҗәләр күзәтелә.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан халкын «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә катнашырга чакыра. Моның өчен жюрига бай эчтәлекле фотографияләр һәм видеодокументлар коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк.
Бәйгенең беренче этабы 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак. Бу вакытта катнашуга гаризалар муниципаль архивлар тарафыннан кабул ителәчәк. Республика этабы киләсе елның 1 маеннан 31 маена кадәр узачак.
Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр биреләчәк. Беренче урын өчен аның суммасы — 50 мең сум, икенче урын өчен — 30 мең, өченче урын өчен 20 мең сум тәшкил итәчәк.
Документларның төп нөсхәләрен Татарстан Архив фонды составына кертәчәкләр һәм «Татарстан Дәүләт архивы»на саклануга тапшырачаклар. Шул ук вакытта рәсемнәргә һәм видеодокументларга авторлык хокуклары бәйгедә җиңүчеләрдә калачак.
Бәйге турында нигезләмә белән республиканың Дәүләт архивы сайтында танышырга мөмкин.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылының Мәктәп урамындагы тузган торакларда яшәүчеләр белән очрашты. "Тузган торак" программасы буенча чиратта торсалар да, биш ел дәвамында чират җиткәнне көтү мөмкин эш түгел, дигән фикердә алар.
-Йортлар бик начар хәлдә, киләсе елда ук монда яшәү мөмкин булмаска охшап тора, ярдәм итсәгез иде, - дип, район башлыгына мөрәҗәгать итте алар.
Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингы бүген көн кадагына куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе – Актаныш районында физик һәм юридик затлардан салым җыюның барышы, салым түләү тәртипләренә багышланды.
Чыннан да, транспорт, җир, милек салымнарын түләргә айдан артык кына вакыт калды.
19 октябрь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә үткән XXI Халыкара «Пушкин һәм дөнья культурасы» конференция кысаларында Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары әлеге шәһәрдә урнашкан ТР даими вәкиллегендә кунакта булдылар. Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар.
Төркем җитәкчесе - ТР атказанган укытучысы Ландыш Әһлетдинова Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребезне сәламләде, укучылар белән гимназия, андагы проектлар турында сөйләде.
Әлеге шәһәрдә яшәүче татар диаспорасын конференциядә җиңүгә ирешкән Фәрдиева Алисәнең (җитәкчесе Чулпан Шәрипова) гимназиядә чыгучы «Ак җилкән» газетасы аеруча кызыксыну уятты. Үз чиратында, Алисә һәм аның җитәкчесе Чулпан Рәмзил кызы алардан интервью алды. Соңыннан Ландыш Филүс кызы Мөхәммәтшинның «Саумысез, аккошлар!» исемле диктант текстын милләттәшләребезгә тәкъдим итте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика бәйгесенә гаризалар кабул итә башлады.
Бәйгедә һөнәри белеме һәм үз һөнәре буенча кимендә өч еллык эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурсның төп максаты - Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белгечләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен үстерү һәм стимуллаштыру, шулай ук агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклау.
Бәйге «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы хисапчы», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районында иң яхшы селекция - нәсел хезмәте җитәкчесе», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» номинацияләре буенча үткәрелә.
Конкурста катнашырга теләүчеләр түбәндәге документлар (гариза, катнашучы анкетасы, урта яки югары белем турындагы документның күчермәсе, хезмәт кенәгәсенең күчермәсе, салымнар буенча бурычларның булмавы турында белешмә һәм бәяләү критерийлары) тәкъдим итәргә тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм тиешле документларны быелның 20 ноябренә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 221-76-69 телефоны буенча алырга мөмкин.
20 октябрь көнне Актанышның 2 нче мәктәбе волонтерлары Бөгелмә районында узган "БлагоДарение" социаль инициативаларга һәм яшь буынга ярдәм хәйрия фонды волонтерларының IV слетында катнаштылар. "Киләчәккә кара" дигән проектларын яклап, алар проектны тормышка ашыру өчен 10000 сум күләмендә грант оттылар.
Слетта волонтерлар үзләренең социаль проектларын якладылар, башка районнардан килгән фикердәшләре белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар.
Актаныш авылының “Умырзая” балалар бакчасы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм "Наше время-Безнең заман" эшче-яшьләр иҗат фестиваленең гала-концертында чыгыш ясадылар. "Хореография" номинациясендә - III, "Вокаль ансамбль" номинациясендә II урын яулап, Казанда узачак супер-финалга чакыру алдылар.
21 октябрьгә һава торышы.
20 октябрь көнне Менделеевск шәһәрендә "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына узган турнирда Актаныш волейбол командасы беренче урын яулады. Тренерлары – Ленар Ибнеев. Котлыйбыз, егетләр! Волейболчыларны, тренерларны чираттагы җиңүләре белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов котлап, алдагы ярышларда да уңышлы чыгыш ясауларына ышаныч белдерде.