ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

25 октябрь көнне Иске Кормаш – Кыркаентүбә юлы тантаналы ачылды. Республика программасы нигезендә ике ел дәвамында алып барылган төзелеш эшләре тәмамланып, асфальт юл эксплуатациягә тапшырылды. Юлны ачу тантанасы Иске Кормаш мәктәбе янындагы мәйданчыкта үтте.

Чарада район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин, юл төзүчеләр, авыл халкы катнашты.  Юл-төзү эшендә нәтиҗәле хезмәт куйган  эшче-хезмәткәрләр район башлыгы Энгель Фәттаховның,  “Татавтодор” җәмгыятенең генераль директоры Айрат Шәймиевнең мактау кәгазьләре  һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

-Кыркаентүбә авылыннан балалар мәктәпкә йөреп укый, Кыркаентүбә авылында сөтчелек фермасы, фермерлар эшли. Юлда һәрвакыт хәрәкәт. Юлның төзелеп бетүен сөенеп көттек. Авыл халкының сорауларын искә алып, юл салуны программага кертергә ярдәм иткән район һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт. Кыркаентүбәдән Шәбезбашка кадәр юлны төзекләндерәсе бар. Аны эшләү 2020 ел программасына кертелгән. Халык анысын да зарыгып көтә.  Иске Кормаш авылы урамнары да  начар хәлдә бүгенге көндә, төзекләндерүне сорый. Киләчәктә  авыл юлларын да максатчан юл программаларына кертеп булса, бик әйбәт булыр иде, - дип, авыл халкының сөенече белән уртаклашты авыл башлыгы Илшат Кәшбразыев.

25 октябрьгә һава торышы.

Иске Кормаш – Кыркаентүбә юлы тантаналы ачылды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары  базасында  гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  буенча    крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап  алу  өчен   өстәмә  конкурс  уздыру  турында  игълан итә.

Грантның күләме, КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын  исәпкә  алып,  министрлык  тарафыннан  билгеләнә.    Эре  мөгезле  терлекләр үрчетү өчен  грантның  иң  чик  күләме, өстәлгән бәягә салымны (НДС)  исәпкә  алмыйча,  бер  хуҗалыкка   30 млн сумнан һәм чыгымнарның  60% ыннан артык була  алмый. Башка төр  авыл  хуҗалыгы хайваннарын, кош-кортлар  һәм  балыклар  үрчетү  һәм тоту  өчен  -   20 млн сумнан  күбрәк  була  алмый.

Заявкалар  һәм   документлар   2019 елның  23 октябреннән  21  ноябренә  кадәр Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре  тарафыннан  түбәндәге  адрес буенча  кабул  ителә:   420014,  Татарстан  Республикасы, Казан шәһәре,    Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул  итү  эш көннәрендә    9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә  кадәр башкарыла.

Грантлар бирү  тәртибе  һәм  документлар  формалары  турындагы мәгълүматны     сылтама буенча  кереп  карарга  мөмкин  http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2073217.pdf .   


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның сентябрь ае  эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Киңәшмә көнүзәк сорауларга ачыклык кертү белән башланды. Хуҗалык басуларына, аеруча да кукурузга кабан дуңгызларының керүе, уңышка зыян китерүләре буенча ярдәм сорап хуҗалык җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы идарәсенә дә, район башлыгына да мөрәҗәгать иткәннәр иде. Киңәшмәдә Актаныш аучылык җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмов булган сорауларга ачыклык кертте.

Җитәкче-белгечләрне, фермерларны кызыксындырган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә стимул булып торган дәүләт ярдәмнәре һәм субсидияләр бирү тәртипләре, яңалыклар, документларның электрон хәрәкәте белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов таныштырды.

Бүген - 24 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең район территориясенә визиты булды.

Традиция буенча Актаныш муниципаль районы территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү булды.

Сәфәр кысаларында Андрей Розенталь ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирде: гражданнарны кабул итүдән соң журналистлар өчен брифинг булды.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru  агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы «кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә урнаштырылды.

Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Мәсәлән, туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктату һәм баш тарту проценты 35 тән ким,  18 проценттан  артык икән  - «ак зона».  Туктатулар һәм баш тартулар 18 проценттан  ким икән – “яшел зона”.

Хәзерге вакытта, ведомство төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «яшел» (167) һәм «ак» (161) зоналарда эшли, “кызыл зона”да   65 кадастр инженеры исәпләнә. 

Актанышка  29 октябрь көнне "КФУ фәнни десанты"  килә. Очрашу Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 17 сәгатьтә була.

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын билгеләп үтүне киң күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән башлап җибәрә. Бер ай буена – 25 октябрьдән алып 29 ноябрьгә кадәр – Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә зур фән бәйрәме үткәреләчәк. "КФУ фәнни десанты" Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабугада булачак.

Университет 2016 елдан башлап, квартал саен «ПРОНаука» проектын гамәлгә ашырып килә. Быел оештыручылар аның географиясен киңәйтергә уйлый. КФУның 215 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, быел аны республикабыз район һәм шәһәрләрендә үткәрергә ниятлиләр, моның өчен барлыгы 18 район һәм шәһәр сайлап алынган.  Проектка «КФУның фәнни десанты» дигән исем дә бирелгән. Бер ай буе район һәм шәһәрләрдә университет галимнәре, укытучылары, фәнни хезмәткәрләре фәнни чаралар үткәрәчәк, алар төрле кызыклы лекцияләрдән, мавыктыргыч интерактив уеннардан, викториналардан, һөнәри юнәлештәге мастер-класслардан, тәҗрибәләрдән гыйбарәт булачак.  Укытучылар һәм галимнәр фән дөньясындагы кызыклы яңалыклар белән уртаклашачак.

23 октябрь көнне  Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” үткәрә. Бу көнне 10.00-16.00 сәгатьләрдә  республика буенча түләүсез элемтә телефоны 8-800-100-26-27 эшли. Төбәк бүлеге белгечләре пенсияне билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр(төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.

 

2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны  кисәтү-булдырмау мәсьәләләре буенча  «Кайнар элемтә» ачыла.

«Кайнар элемтә» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

«Кайнар элемтә» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.

Консультация вакыты: 9.00 - 17.00 сәгать.

Гражданнарга түбәндәге оешма вәкилләре   консультацияләр бирәчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International