ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев белән очрашып, Актаныш район авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә үзара хезмәттәшлек  һәм районны яшь белгечләр белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикерләште. Үзара хезмәттәшлек буенча эшлекле сөйләшүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасы кече сыйныф укучыларын мәҗбүри кайнар аш белән тәэмин итү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

 

"Исегезгә төшерәм, апрель аенда ук кече сыйныф укучыларын дәүләт белән гарантияләнгән сыйфатлы, балансланган кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе Дәүләт Думасында Премьер-министр Дмитрий Медведевның  хисабы барышында күтәрелгән иде.

Финанс министрлыгы кече сыйныф укучыларын азык белән тәэмин итү - төбәкләр вәкаләте дип саный, ләкин безнең позиция болайрак: закон кабул ителгән очракта, дәүләт аның үтәлешен гарантияләргә һәм финансларга тиеш".

 

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча 23 октябрьдән 6 ноябрьгә  кадәр тематик «Кайнар элемтә» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 3-09-62, (88552) 32-06-07, 8 800 555 49 43 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Утырыш ахырында ТР Волейбол федерациясе президиумының киңәйтелгән утырышы карары формалаштырылды, шулай ук бүләкләү тантанасы булды. Озак еллар намуслы хезмәте, Татарстанда профессиональ һәм массакүләм волейбол хәрәкәтен үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен ТР Волейбол федерациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

- Актаныш муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев;

- Актаныш муниципаль районының ир-атлар командасы тренеры Ленар Ибнеев.

25-26 октябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына көрәш ярышы узды. Ярышта республиканың 50 командасыннан 292 көрәшче катнашты. 60 кг үлчәү авырлыгында Актаныштан Раббани Нургалиев беренче урын алды. Раббанины ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе «Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

20 ел сәхнәдә: КВН командаларының финал уеннары.


27
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

“Районыбызның хөрмәтле транспорт хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз!

Сезне автотранспортчылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм техника  белән идарә итүче һәркемгә  кагылса да, асылда аны шофер һөнәренә ия булып, шул юнәлештә төрле тармакларда хезмәт куючыларыбыз  билгеләп үтә.

Районыбыз яшәешендә һәр тармакның эшчәнлеге шоферлар хезмәте белән  бәйле. Безнең җирлектә эшчәнлек  һава транспорты аша башкарылмый, районнан тимер юллар да үтми, шунлыктан, бар йөкләнеш автомобиль юлларында   йөрүчеләрдә.

Районыбызның социаль-икътисадый өлкәсендә шоферларыбыз хезмәте аеруча да әһәмиятле. Алар ярдәме белән басу-кырлырыбызда игеннәр гөрләп үсә, ындыр табаклары ашлык белән тула, аларның тырышлыгы белән үзебездә җитештерелгән продукция шәһәр халкына, хәтта чит өлкәләргә кадәр озатыла. Аларның хезмәте аша авылларыбызның йөзе үзгәрә, киләчәге формалаша - матур-матур йортлар, социаль объектлар төзелә, юллар яхшыра, төзелешләр бара, тормышыбыз, яшәү дәрәҗәбез яхшыра. Әлеге мактаулы һөнәрне хезмәт династиясенә әверелдереп, югары хезмәт үрләренә ирешкән буыннар чылбырының күп булуы да әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен арттыра.

Кадерле шоферлар, хезмәт ветераннары! Районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен сезгә ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Эшләрегездә һәрчак зур уңышлар, имин юллар, гаилә бәхете, шатлык-куанычлы көннәр,  ныклы сәламәтлек телим.”


26
октябрь, 2019 ел
шимбә

“Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән “Наратлы” хуҗалыгы бүләкләнде. Икенче урында – “Әнәк” агрофирмасы, өченче урында – “Чишмә” агрофирмасы һәм “Чишмә” хуҗалыгы.

“Авыл хуҗалыгы комплексында хезмәт күрсәтүче иң яхшы сәнәгать предприятиесе” номинациясендә Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе күчмә кубок белән бүләкләнде. Икенче урында -  Актаныш агрегат заводы, өченче урында - Актаныш икмәк комбинаты.

“Иң яхшы транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән “Теплосервис” җәмгыяте бүләкләнде. Икенче  урында  - Актаныш автотранспорт предприятиесе, өченче  урында  – “Коммунсервис – Актаныш”.

“Иң яхшы капиталь төзелеш предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән "Газстройсервис" җәмгыяте  бүләкләнде. Икенче урында –“Актаныш юллары”, өченче урында - “Стройком” җәмгыяте.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

      Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбендә бүген ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм булды. Укучылар Туган илне, Ватанны сакларга әзерләнергә ант иттеләр. 
Мәктәп өчен шулкадәр әһәмиятле һәм мөһим күренештә укучыларның ата-аналары һәм администрация вәкилләре катнашты.
      Бәйрәмдә традиция буенча укучылар тантаналы рәвештә ант текстын укыдылар һәм табельгә үз кулларын куйдылар. Бу көнне  46 укучы ант кабул итте. Шушы көннән башлап, алар кадет исеме алдылар. Аларның йөзләре җитди, төпле. Алар бу көнгә үзләренчә әзерләнделәр: төгәл итеп хәрби команда бирергә, стройда матур итеп йөрергә, ант сүзләрен яттан сөйләргә. Бу кодекс кадет тормышында берничә ел саклана.
      Ант кабул иткәннән соң, балалар килгән кунакларга концерт номерлары, кадет маршы, вальсы, кул сугышы күрсәтте.
     Ант кабул итү сүзләре яңгырап туктаганнан соң, кадетларны мәктәп директоры Илсур Ялалов, район башкарма комитет җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район хәрби комиссариат җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов котлады. Алар укучыларның сәламәт, ныклы характерлы, батыр, үз максатына ирешә алучы, сәләтле яшьләр булуларын теләделәр.
Кадетлар ант кабул итүнең мәгънәсен яхшы аңлыйлар. Бу минутта алар укытучыларның һәм ата-аналарның каршында горур басып торды, тантаналы рәвештә мәктәп байрагын хәрби адымнар белән алып барды.    Кичә балалар гади мәктәп укучылары булсалар, бүген алар - кадет. Ә әниләрнең һәм укытучыларның күзләрендә сөенеч яшьләре иде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International