Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбендә бүген ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм булды. Укучылар Туган илне, Ватанны сакларга әзерләнергә ант иттеләр.
Мәктәп өчен шулкадәр әһәмиятле һәм мөһим күренештә укучыларның ата-аналары һәм администрация вәкилләре катнашты.
Бәйрәмдә традиция буенча укучылар тантаналы рәвештә ант текстын укыдылар һәм табельгә үз кулларын куйдылар. Бу көнне 46 укучы ант кабул итте. Шушы көннән башлап, алар кадет исеме алдылар. Аларның йөзләре җитди, төпле. Алар бу көнгә үзләренчә әзерләнделәр: төгәл итеп хәрби команда бирергә, стройда матур итеп йөрергә, ант сүзләрен яттан сөйләргә. Бу кодекс кадет тормышында берничә ел саклана.
Ант кабул иткәннән соң, балалар килгән кунакларга концерт номерлары, кадет маршы, вальсы, кул сугышы күрсәтте.
Ант кабул итү сүзләре яңгырап туктаганнан соң, кадетларны мәктәп директоры Илсур Ялалов, район башкарма комитет җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район хәрби комиссариат җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов котлады. Алар укучыларның сәламәт, ныклы характерлы, батыр, үз максатына ирешә алучы, сәләтле яшьләр булуларын теләделәр.
Кадетлар ант кабул итүнең мәгънәсен яхшы аңлыйлар. Бу минутта алар укытучыларның һәм ата-аналарның каршында горур басып торды, тантаналы рәвештә мәктәп байрагын хәрби адымнар белән алып барды. Кичә балалар гади мәктәп укучылары булсалар, бүген алар - кадет. Ә әниләрнең һәм укытучыларның күзләрендә сөенеч яшьләре иде.
Илназ Маликов – Актаныш кадет мәктәбе