Актаныш районы терлекчелек тармагында сентябрь аена нәтиҗә ясадылар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның сентябрь ае  эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Киңәшмә көнүзәк сорауларга ачыклык кертү белән башланды. Хуҗалык басуларына, аеруча да кукурузга кабан дуңгызларының керүе, уңышка зыян китерүләре буенча ярдәм сорап хуҗалык җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы идарәсенә дә, район башлыгына да мөрәҗәгать иткәннәр иде. Киңәшмәдә Актаныш аучылык җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмов булган сорауларга ачыклык кертте.

Җитәкче-белгечләрне, фермерларны кызыксындырган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә стимул булып торган дәүләт ярдәмнәре һәм субсидияләр бирү тәртипләре, яңалыклар, документларның электрон хәрәкәте белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов таныштырды.

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның ел башыннан һәм ай эчендәге күрсәткечләре хакында сөйләгәндә һәр җирлектәге саннарга  анализ ясады. Терлекне иң күп арттыручы җирлек - Иске Сәфәр җирлеге. Таналар сатып алуда республика һәм район тарафыннан бирелүче субсидияләрдән дә отышлы файдалана әлеге җирлек. Иң күп терлек Татар Суыксуы, Иске Айман җирлекләрендә кимегән.

Район  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   җитәкчесе  Айдар Мирхәйдәров, бүлек җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекчелек торышы, агымдагы мәсьәләләр, ел башыннан һәм айлык эшчәнлек буенча анализ ясадылар. Сөтчелек тармагында алып барылган юнәлешле эшчәнлек, районда терлекләрнең сәламәтлеген һәм азык-сыйфатын тикшерүче лаборатория мөмкинлекләрен файдалану, терлек азыгын баланслау буенча Айдар Әнвәр улы авыл хуҗалыгы идарәсенең хуҗалыкларга, фермерларга ярдәм итүен билгеләп үтте. Моның өчен җитәкчеләрнең дә, белгечләрнең дә үз эшчәнлекләрен дөрес итеп көйләүләре һәм үз саннарыннан үзләре хәбәрдәр булуы кирәк.

Сөтчелектә бүген район хуҗалыкларының нәтиҗәле эшләп, узган елга караганда тәүлегенә 16 тонна сөтне артык савуларын район башлыгы Энгель Фәттахов та уңай бәяләде. Сөтне арттыруда һәр хуҗалык та быел  кукуруз белән эшләде, үзе үстереп корнажга да салды, бөртеккә дә алды, диде ул.

Терлекләрнең сәламәтлек торышына анализ ясап, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов  районда терлекләрдә һәм җәнлекләрдә күзәтелүче котыру авыруы очракларын искәртте, һәр җирлектә саклану-кисәтү чараларын булдыру,  уяу булу сорала.  

Терлекчелек  тармагының  сентябрь  ае йомгаклары   буенча  күчмә  символик    «Ат» хуҗалыклар арасында “Чишмә” хуҗалыгына бирелде, авыл   җирлекләре арасында Әтәс авыл җирлеге  лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International